ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Әгерҗе сәнгать мәктәбенең 20 педагогы, биредә белем алучы 60тан артык укучысы 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тимер юл вокзалында беренче тапкыр пассажирлар өчен концерт куйдылар.

Бу көнне без бөтен көчләрен җиңүне якынайтып, фронтка бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен бирүчеләрне хөрмәтлибез. Бу көнне без шул куркыныч һәм акылсыз сугышта һәлак булганнарны искә алабыз.

Кулланучылар еш кына "Кибет территориясендә түләнмәгән товарны очраклы рәвештә зарарлаганда нәрсә эшләргә?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. “Мондый товар өчен без түләргә тиешме, әгәр юк икән, кайсы законга сылтама ясарга?” Әлеге сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аңлатма бирә. Әгәр сез очраклы рәвештә кибеттәге товарга, әйтик, киштәдәге минераль су шешәсенә зыян салгансыз һәм ул ватылган икән, бу хәл товар өчен түләүдән алдарак барлыкка килгән икән, кибет хезмәткәрләре Сездән бозылган товарга түләүне таләп итәргә хокуклы түгел. Түләү вакытына кадәр кибеттәге товарга хилафлык китерү мөлкәтнең очраклы рәвештә һәлак булу яки зыян күрү хәтәре булып тора. Гражданлык хокукы буенча, милекче сатып алачак әйберне очраклы рәвештә һәлак итү яки аңа зыян салуның ихтимал тискәре нәтиҗәләре (сарыфлар) өчен кем җаваплы була дигән мәсьәләне хәл итү – милекчелек хокукының (оператив идарә итү хокукының) күчү вакытын билгеләүгә бәйле.

7 нче май көнне Шаршады авылы  җирлегендә авыл эчендәге баганалар агартылды, сугыш ветераннары һәйкәленә чәчкәләр утыртылды, һәйкәл тирәләре тәртипкә салынды. Бөек Җиңү уңаеннан тыл ветераннарына ашамлыклар тутырылган бүләкләр тапшырылды.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗедә велоузыш узды. Ул быел бишенче тапкыр үткәрелде. Анда 250 кеше катнашты.

Санитар икеайлык дәвам итә. Өмәләрдә «Альфа» ТИҮ активистлары да бик матур үрнәк күрсәтеп эшлиләр.

6-8 майда Екатеринбургта армрестлинг буенча "Урал кубогы" Бөтенроссия ярышлары узды.

Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе районының барлык мәктәпләрендә һәм балалар китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе узды. Төрле оешма-учреждение җитәкчеләре, белгечләр балалар белән сугыш турында әңгәмә кору, аларга язучыларның әсәрләрен уку өчен мәктәпләргә килделәр.

Туганнар каберлегендә - 35 яшь солдат....


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Әгерҗе шәһәренең 7нче балалар бакчасында " Үлемсез полк" акциясе һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тәрбияләнүчеләр парады узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International