ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗенең үзәк мәйданы тагын да матурлана һәм төзекләнә.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек кысаларында, бәйрәм алдыннан авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты эшчеләре, социаль  хезмәткәрләр,  Л.Айтуганов ис.Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары-укытучылары, авыл активы белән Девәтернә, Нарат, Гали авылларында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә салынган һәйкәл тирәләрен чистарту, һәйкәлләрне тәртипкә китерү, буяу эшләре оештырды.

Уку елы тәмамланырга нибары бер айдан кимрьк вакыт калып бара. Ә бу – укучыларның җәйге ялы турында ныклап уйланырга вакыт җитте дигән сүз.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына көндәлек өчен сумка сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сумка сатып алганда ул ярдәм сорап кибет консультантына мөрәҗәгать иткән, ләкин хәтта консультант ярдәмендә дә ахырдан сумка дөрес сайлап алынмаган. Туташ өенә кайткач кына сумканы дөрес сайламаганлыгы турында аңлаган. Әлеге сумка аның киенү стиленә бер дә туры килми икән. Белгечләр туташка "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 статьясы нигезендә сумканы алмаштыру турында дәгъва хаты белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.

Халкыбызның күркәм бәйрәм-йолалары онытыла бара, диләр. Нишләтәсең, дөресе шул. Татар телле булсак та, балабызны беребезнең дә алдына алып, татар халкының мәкаль-әйтемнәрен өйрәтеп, милли бәйрәмнәребез хакында сөйләп утырганы юктыр.

Кешенең Россия Пенсия фондын түләү хокукы туктатылу очраклары да бар.

26 нчы апрель көнне Л.Айтуганов ис. Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, Девәтернә участок урманчылыгы урманчысы Камаев И.М. җитәкчелегендә традиция буенча республикабызда ел саен оештырыла торган “Урман утырту көне” акциясе кысаларында агач утыртуда катнаштылар.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген башкалабыз Казанда Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм тыл, хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар белән очраша.

4 май көнне «Киров» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы Бөек Җиңүгә багышланган чараларга старт бирде.
 

Район Мәдәният сараенда түгәрәкләрэшли. Анда әгерҗелеләр җыр, бию, нәфис сүз, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр. Шунысы куанычлы, төрле яшьтәге кешеләр өчен дә җаның теләгән шөгыль табарга була биредә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International