ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Якын вакытта дөнья чемпионаты байрагы Салехард, Ярославль шәһәрләрендә һәм Иркутск өлкәсенең Листвянка бистәсендә тукталачак.

Милади календарь буенча 7 мартта – Рәгаиб кичәсе.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, кешеләргә ярдәм итүдән тәм табып яшәгән, илгә-көнгә тәүфыйклы кыз-уллар үстергән, хәзерге көндә кылган игелекләренең әҗерен күреп бәхетле яшәүче  хезмәт һәм тыл ветераны Динә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАны 90 яшьлек юбилее белән котларга авылдашлары гына түгел, Әгерҗедән, Чаллыдан, Ижаудан да күпләр кайткан иде.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Май чабу атнасы вакытында халыкны шаккатырырга һәм сөендерергә омтылдылар.
 

2019 елның 5 мартында «Форпост» үзәге активистлары "Горурлык" патриотик акциясендә, төзекләндерү һәм санитар чистарту: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына обелиск, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Әгерҗе шәһәренең 2785 нче эвакуация госпиталендә вафат булган солдат каберлекләре катнашты.
 

Шаршады авылы китапханәсе “Читаем Еники” акциясенә кушылды. Акция барышында китапханәдә “Әмирхан Еники-әдипләр остазы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды.Китап сөюче дусларыбыз белән язучының “Әйтелмәгән васыять”, “Бала”, “Ана белән кыз” әсәрләре белән якыннан таныштык.

Беренче Май чабу атнасын «Альфа»ТИҮ активистлары ачып җибәрде.
 

Биш чакрымга узышкан иң көчле чаңгычылар арасында барган узышны тын да алмый күзәтте халык. Бу категориядә әле күптән түгел генә Көньяк Сахалиннан “Азия балалары” кышкы уеннарыннан кайткан Татарстан җыелма командасы әгъзасы, Бима егете Богдан Павлов та бар иде.

Әлеге ярышта иң күңеллесе гаилә эстафетасы булгандыр, мөгаен. Кайбер гаиләләр бу төр ярышта узышу өчен махсус килүләрен дә яшермәделәр. Мәсәлән, Удмуртиянең Грахово районыннан Николаевлар да эстафета башланыр алдыннан бик ныклап әзерлек күнекмәләре башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International