15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тула.
Киеренке көрәштә 15 пенсионер катнашты: 12 ир-ат һәм 3 хатын-кыз.
Иске Эсләк авылында узган җыенда авылның иң яхшы кулинарлары Разия Тимерханова, Галия Бичурина, Резеда Гыйззәтуллина чарада катнашучыларны купшы камыр ризыклары белән каршы алды. Авыл үзешчәннәре җыр һәм биюләр бүләк иттеләр.
Исәнбай авылында җыен башланганчы җитәкчеләр Илфат һәм Любовь Ямалиевларның атчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыгында булдылар.
2-нче номерлы мәктәпнең тарих музеен ачу шәһәр халкы арасында зур кызыксыну уятты. Күп кенә әгерҗелеләр әлеге вакыйгага җавап бирделәр һәм 1918 елда безнең мәктәптә укыган яки эшләгән туганнарының Иске фоторәсемнәрен һәм документларын алып килә башладылар.
Ундүртенче тапкыр үткәрелгән “Россия чаңгы юллары“ массакүләм спорт акциясенә әгерҗелеләр дә бик теләп кушылдылар.
Январь-февраль айларында районыбызның 21 авыл җирлегендә халык җыеннары узарга тиеш.
Кадыбаш авылында узган халык җыенында балалары уку алдынгысы булган, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңү яулаган бер төркем ата-аналарны мәктәп директоры Фәния Рәшитова Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Кичә Әгерҗегә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул мәгариф системасында озак еллар нәтиҗәле эшләгән бер төркем педагогларга бүләкләр тапшырды.
Әгерҗедә "Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү" форматындагы очрашулар кысасында Казан вәкилләре Әгерҗегә килделәр.