Кичә Кадыбаш авыл җирлегендә район башлыгы Валерий Макаров һәм районның оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында халык җыены узды.
"Олимп " спорт комплексында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының беренче этабы уза.
2019 нчы елның 6 нчы февралендә Девәтернә авыл җирлегендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау җыены булып узды. Җыенга район башлыгы В.В.Макаров, урынбасары Р.Т.Нурисламов, район прокуроры О.Н.Шуста, районнан җитәкчеләр, оешма вәкилләре килде. Җыенга кадәр район башлыгы Нарат авылында ФАП, клубларны карап, Гали авылында Фархушиннар хуҗалыгы белән танышып кайтты.
“Әгерҗе радиосы“нда “Торак-коммуналь хуҗалык институты“ исемле яңа рубрика старт алды.
Уразай авылы турында басылачак китапка материаллар туплау башланган инде.
Бөтен гомерен туган колхозында эшләүгә багышлаган Яңа Акхуҗаның тыл һәм хезмәт ветераны Мөбарәкша ага ВӘЛИЕВ 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
Исәнбайда узган халык җыенында бер төркем исәнбайлылырга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
1 февральдән федераль ташламага ия булучыларның айлык акчалата түләү (ЕДВ) күләме 4,3 процентка артты.
Быел “Нәүрүз“ ширкәте җитәкчелеге терлекчеләр арасында “Иң яхшы сыер савучы“ һәм “Иң яхшы бозау караучы“ бәйгесе игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә ай саен нәтиҗә ясап барыла һәм җиңүчеләр билгеләнә.