18 ноябрьдә Әгерҗе районының вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар узган иде.
Бер айга якын барган “Ел укытучысы“ район бәйгесенең бүген финалы төгәлләнеп җиңүчеләрне билгеләделәр.
Балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгы уңаеннан Казанда “Заманча өстәмә белем: яңа чынбарлык“ исемле республика форумы узды.
12-13 нче декабрь көннәрендә Девәтернә мәдәният йортында, Нарат авыл клубында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр хөрмәтенә “1+1” кинофильмы күрсәтелде, фильмнан соң алар өчен Девәтернә авыл җирлеге Ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле янында әңгәмә оештырылды, мәдәният йорты хезмәткәрләре җырларын бүләк иттеләр. Чакырылган кунаклар үзләре дә гармунга күмәк җырлар башкардылар, Девәтернәдә яшәүче 88 яшьлек Гөлҗан апаның җырлавы исә алкышларга күмелде. Физик мөмкинлекләре чикле булган барлык кешеләргә дә тормыш сынауларына бирешмичә, озак яшәүләрен телибез.
14 декабрь көнне «Форпост» үзәге активистлары прокурор ярдәмчесе Зарипова З.Р. белән берлектә Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары өчен «Зарарлы гадәтләр турында сөйләшү» дигән темага сыйныф сәгате үткәрделәр. Шулай ук наркотик чараларның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында фильм күрсәтелде.
Бүген, 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көне.
Яңа ел бәйрәмнәре, гомуми күтәренкелек һәм, әлбәттә инде, бәйрәмгә яңа кием сатып алу чорына якынлашабыз, җәмәгать!
Татарстанда индексация 800 меңгә якын пенсионерга кагылачак.
Әлеге чара 8нче балалар бакчасында узды. Педагоглар һәм әти-әниләр “Юл йөрү кагыйдәләре агитбригадасы“ конкурсында сыналдылар.
2018 елның 12 декабрендә "Авангард" Яшьләр үзәгендә «Коррупциясез киләчәк төзибез" дигән түгәрәк өстәл оештырылды һәм үткәрелде. Чарада район активистлары, Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе, Әгерҗе районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, яшьләр сәясәте бүлеге белгечләре катнашты.