“Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге менә инде икенче ел рәттән Өлкәннәр декадасы барышында “Яхшы гамәлләр атналыгы“ игълан итә.
Авыл җыеннарында районның баш табибы Эдуард Овчинников Әгерҗе үзәк район хастаханәсе табибларының авылларда халык белән күчмә очрашулар оештырырга һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, аларны профилактикалау турында сөйләргә әзер булуларын әйтте. Өлкәннәр декадасы кысаларында Шаршады авыл җирлеге башлыгы Васил Баһаветдинов аларны Сәхрә һәм Шаршада яшәүчеләр белән очрашырга чакырды.
Республикада ел саен балалар өчен наркоманиягә каршы “Сәламәт буын – көчле ил“ проектлар бәйгесе уздырыла. Район Мәдәният сарае методисты Елена Скворцова әлеге бәйгедә катнашу өчен “Зожик эзләре буйлап“ исемле миниспектакль язган.
Бүген "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Узган ялларда Әгерҗедә яңа хоккей сезонына старт бирелде. Боз сарае хоккейчыларны, аларның әти-әниләрен, җанатарларны җыйды.
Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.
Исегезгә төшерәбез, «Орешник» парк зонасын төзекләндерү буенча Әгерҗе проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәсендә иң яхшы проектларны сайлап алу буенча федераль конкурста җиңеп чыкты. Дүшәмбе көнне шәһәрнең 3нче мәктәбендә шәһәр кешеләренең "Чикләвеклек" не ничек күрергә теләүләре турында тагын бер иҗтимагый фикер алышу булды.
Районның Иҗтимагый советы каршында кече Иҗтимагый совет оешты – «Ак калфак» берләшмәсенең актив әгъзасы Рушания Байтимерова рәислегендә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү буенча.
Алимент түләмәүчеләр, кызганычка каршы, хәзерге замандагы иң кискен социаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Әниләр балаларына алимент түләргә теләмәүче, ваемсыз элеккеге ирләренә еш зарлана. Ни өчен шулай бара?
ТАССРның 100 еллыгы һәм Россия архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан безнең районның архив бүлеге тарихи фотографияләр җыю буенча акция игълан итә.