ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.

Физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең бер төркем хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһү, кадерле дин кардәшләребез! Бүген – олуг бәйрәмебез – Корбан гаете. Шушы дини йолабызны матур итеп һәм дөрес итеп үткәрергә, аның белән бәйле булган гыйбәдәт төрләрен Аллаһ ризалыгына ирешеп башкарып чыгарга Аллаһу Сөбхәнәһү үә Тәгалә ярдәм, көч-куәт бирсен һәм файдалы гыйлемнәр белән баетсын! Амин.

12 августта Удмуртиянең Завьялово районында булган юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде дип хәбәр итә “Сусанин“ мәгълүмат агентлыгы.

Әгерҗе районында сугыш ветераннарына медаль тапшыру дәвам итә.

Курск шәһәрендә XII җәйге Бөтенроссия авыл спорт уеннары узды. Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Тирсә спортчысы Гөлчәчәк ХӘКИМОВА армрестлинг буенча җиңү яулады һәм Диплом, медаль белән бүләкләнде.

Кырык биш хуҗалыклы 60 кеше яши торган Мукшур авылына бәйрәмгә анда яшәүчеләрдән 6-7 тапкыр күбрәк кеше кайткан иде.

Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов җитәкчелегендә авыл Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүче малай-кызлар да әлеге авыл янәшәсендәге буа ярларын чистартырга чыкканнар.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Шаршады башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы коллективы ата-ананалар белән берлектә Әгерҗе шәһәренең 80 еллык юбилеена  багышланган чарада катнашты.

 

Район башлыгы Валерий Макаров “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте кырларында булып, урып-җыюның барышы белән танышты һәм әлеге җаваплы кампания барышындагы мөһим бурычларга тукталды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International