Бөек Ватан сугышының тынганына 73 ел вакыт үтте.Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.Шушы уңайдан Шаршады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бик күп кенә бәйрәм чаралары булып узды.
8 май көнне Яңа Авыл авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Нугуманов Минихәлил Мөбәрәк улы, район вәкиле- “Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе Имангулов Равил Усман улы, ООО “Агрфирма-Агрыз” 2 филиалының Яңа Авыл бүлекчәсенең җитәкчесе Кәрәмиев Ильяс Мәхмүт улы котлады һәм бүләкләр тапшырылды.
2018 нче елның 8 нче маенда Девәтернә авыл җирлегенә керүче Нарат, Девәтернә, Гали авылларында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинглар булып узды.
Нарат авылында яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсендә зур бәйрәм – гаилә коруларына 55 ел! Шул уңайдан Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Ф.М.Юсупов әлеге гаиләгә бәхетле тигез гомер, ныклы сәламәтлек теләп, район башлыгы В.В.Макаровның Рәхмәт хатын һәм авыл җирлеге исеменнән истәлек бүләге тапшырды.
Шаршады авылы җирлегендә авыл җирлеге территориясен яздан чүпләрдән арындыру өмәсе оештырылды.Авыл җирлеге территориясе чүп-үләннәреннән чистартылды.
Без сугыш афәтен кичергән буыннар алдында зур бурычлы. Аларга бик нык кайгы хәсрәт кичерергә туры килде, вакыт бернигә дә карамыйча үтә һәм кызганыч ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган ветераннарыбыз да кимегәннән кими бара.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Әгерҗенең Үзәк мәйданында узган тантаналы чара әнә шул фикер белән үрелеп барды.
Әнә алар, әтиләре, бабалары, туганнары фотосурәтләрен тотып мәйдан буйлап горур атлаучылар... 9 Май – Җиңү көнендә “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылган әгерҗелеләр беравыздан “сугышта катнашучыларга дан һәм хөрмәт. Без сезнең батырлыкны онытмыйбыз. Тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен рәхмәт сезгә“ дип кабатлыйлар.
9 Май бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә велоузыш уздыру районда матур традициягә әйләнде. Ул тәүге тапкыр Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән иде. Шунысы сөенечле, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап Әгерҗедә уздырылучы “Тынычлык эстафетасы“ елдан-ел катнашучыларның саны артуы белән популярлык яулый. Быел ул 33нче тапкыр үткәрелде һәм анда 150 йөгерешче үзен сынады.