Казанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантанада сугыш, тыл, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны хөрмәтли.
Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән.
Яңа Сләк авылында яшәүче Хәния апа Залилова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветераны Хәния апа бугенге көндә рәхәт тормышта яши. Ләкин ул шулай да сугыш чорында эшләгәннәрен искә төшерде.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Җиңү бәйрәме белән котлавы
5 нче май көнне Шаршады авылы җирлеге башлыгы тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котладылар. Аларга азык-төлек тутырылган бүләкләр тапшырдылар.
Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр җирлектәге һәйкәл территорияләрен чистартып, һәйкәлләрне яңарттылар. Бу эштә катнашучыларга авыл җирлеге исеменнән рәхмәт белдерәбез.
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы уздырган “Тугрылык“ кичәсенә кырыктан артык сугыш чоры баласы чакырылды. Аларның 29ының әтисе сугышта хәбәрсез югалган, 12сенеке һәлак булган.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә район башлыгы Валерий Макаров сугыш ветераннарына бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды. Бүләк ияләре арасында Әгерҗедән Ольга ГРАБОВАЯ да бар.
Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчаны 100 меңнән артык кеше алачак.
Яңа Эсләктә яшәүче Хәния әби Җәлилова 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Аны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов бәйрәме белән котладылар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.