Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Бу сүзләрне ишетү белән һәр татар җанлы кешенең күңелендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме яңара. Күпме буын аның әкиятләрен тыңлап, “Туган тел”не җырлап үсте. Халкыбызның барлык әхлакый сыйфатларын үзенә туплаган әкиятләрен, шигырьләрен искә төшергәндер бүген күпләр. Без дә искә төшердек аларны бүген.
Гаилә башлыгы Локман Закиров 80 яшьлек олуг юбилеена да килеп җитте. Аны районның урта һәм өлкән буыны Кадыбашның иң оста киномеханигы буларак белә.Әлеге вазифаны ул иң авыр вакытларда 42 ел башкара, бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре“ исеменә лаек була.
Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.
Быел язын авыл хезмәтчәннәре алдында 13,2 мең гектар мәйданда бөртеклеләр чәчү бурычы тора. Аны вакытында башкару күп кенә шартларга бәйле.
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көнне Әгерҗедә район күләмендә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара уздырылды.
"Без әлеге чорга тулысынча әзер", - диде урман хуҗалыгы министры.
Салават күпере төсләренең балкышын хәтерләтеп яулык, шәлләр белән бизәлгән китапханәдә аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәче Фәридә Артемьева таныштырды.
Әгерҗе районыннан 188 егеткә повестка тапшырылды. Аларның 31е армия сафларына китәчәк.
Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.
26 апрель – радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне.