Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
Әгерҗе яшьләре Россия күләмендә уздырылучы “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар.
Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.
ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды.
Мордывыйда яшәүче Сәкинә апа ИСХАКОВАга шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул – Кодаштан 100 яшьлек Рәхимә әбинең бертуган сеңлесе.
Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.
Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан, матур традиция буенча, Татарстан Дәүләт Советында Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар.
Бу атнада “Пеләмеш“ бүлекчәсендә “Агрофирма–Әгерҗе“, район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында җыелыш узды. Аның барышында авыл хезмәтчәннәре алдына күп кенә сораулар куелды.
Узган шимбәдә Әгерҗенең иске татар зиратында узган өмәдә күп кенә кардәшләребез, оешма-предприятие вәкилләре катнашты.