ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Кичә район Мәдәният сараенда “Мәдәни салават күпере“ район фестиваленең гала-концерты булды. Ул быел Әгерҗенең 80 еллык юбилеена багышланды.

Туган авылым Тирсәдән чыгып киткәнгә дә 40 ел узган инде. Әти-әни булмагач, хәзер авылга кайтулар күбрәк газиз кешеләремнең каберен зиярәт кылу белән чикләнә. Ә төннәрен йоклый алмаган чакларда авылымның бер башыннан икенче очына кадәр һәр йортка “кереп“, авылдашларны барлап чыгам. Кемнәр исән, кемнәр юк инде...

Әгерҗедә яшь педагоглар “Уңышка юл“ дигән форумда катнаштылар. Анда Әгерҗедән генә түгел, Удмуртиянең Кече Пурга районыннан, Чаллы, Алабуга университетларыннан, Можга педагогия көллиятеннән мөгаллимнәр катнашты. Яшь хезмәттәшләренең эшләренә бәя бирергә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да килгән иде.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә узган “Мәдәни салават күпере“ гала-концертында Көчек үзешчәннәре һәм Тирсә авылы баянчылары бәйрәмгә үзгә бер матурлык өстәделәр.


1
май, 2018 ел
сишәмбе

Хөрмәтле әгерҗелеләр, районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән халкыбызның бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз!


28
апрель, 2018 ел
шимбә

"Шәхси мәгълүматлар турында"гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән

2018 нче елның  26 нчы апрелендә мәгариф бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә “Тукай безнең йөрәктә” районкүләм конкурсы узды.

2017 елга керемнәр буенча Декларация тапшыру кампаниясе 3 майда тәмамлана.

Әгерҗедә Пугачев урамындагы 13 сутыйлы бакчаларында елның-елында яшелчәдән мул уңыш алып, көз көне шәһәр үзәгендә узучы ярминкәләргә үзләреннән арткан помидор-сарымсакларын сатарга алып чыгалар алар. “Яшелчәләрне һәрдаим тукландырып торырга кирәк. Әгәр тиешенчә тәрбия булмый икән, мул уңышка өметләнмәгез“, – диләр Вәсимә–Рәмзи ГОБӘЙДУЛЛИНнар.

Бәйге Бөек Ватан сугышында совет солдатларының, локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү өчен оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International