30 апрельдә сәгать 9да “Олимп“ спорт комплексында бадминтон ярышлары була.
24 апрельдә 15-19 сәгатьләрдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Фомин урамы, 19) ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.
Узган атнада Иж-Бубыйда бишенче тапкыр төбәкара “Буби укулары“ узды. Биш секциядә эшләгән җиңүчеләр белән таныштырабыз.
Россия Хәрби комиссариатларына – 100, Әгерҗе һәм Красный бор хәрби комиссариатына 80 ел тулу уңаеннан район Мәдәният сараенда узган тантана котлауларга һәм бүләкләүләргә бай булды.
1 май – Яз һәм хезмәт, 9 Май – Җиңү бәйрәмнәре – ял көннәре.
Азнакайда ир-егетләр арасында “Әсләм” Коръән уку бәйгесе узды.
19 апрельдә сәгать 6да район Мәдәният сараенда хәйрия чарасы уза.
2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы буларак, 22 апрельдә сәгать 10да Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме уздырыла.
Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә узган мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укуларын Казан кунаклары югары бәяләде. Кунаклары да нинди бит әле: халык шагыйре Роберт Миңнуллин, якташыбыз – Татарстан “Халыклар дуслыгы йорты“ җитәкчесе Ирек Шәрипов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина.
Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына узган милли көрәш бәйгесендә 2002-2004 елгы яшүсмерләрнең 43 командасы катнашты.