18 апрельгә кадәр КФХлар арасында “Крестьян-фермерлык хуҗалыклары базасында гаилә терлеклекчелек фермаларын үстерү“ программасында катнашу буенча сайлап алу туры уза.
Иж-Бубый мәктәбе матур традиция буенча, үзе укытып зур тормышка канат биргән укучыларын бер түбә астына җыйды. Алар арасында күп еллар бөек җырчыбыз Илһам Шакировның баянчысы булып сәхнәдән милли моңнарыбызны халыкка җиткерүче Рафинат СӘЛАХОВ та бар иде.
“Шушы мәдәният учагына килгән саен республика, район җитәкчеләренә рәхмәт укыйбыз. Ел ярым элек клуб ачылгач, биредә эшләүче хезмәткәрләр безне “йокыдан уяттылар“. Хәзер мәдәни чараларга әзерләнәсе бар дип канатланып йөрибез. Олыгаеп барганда сәхнәгә тартылуыбызга бик сөенәбез“, – ди Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында узучы чараларда актив катнашучы Венера апа Абдуллина.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында “Юл йөрү кагыйдәләре агитбригадасы“ район бәйгесе үткәрелде.
Әгерҗедә узган “Без бергә“ халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең район этабында жюри әгъзалары кырык укучының сәхнә осталыгына бәя бирде. Ә авылларда үткәрелгән зона этапларында барлыгы 162 укучы катнашкан иде.
24 март – Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне. Ул быел “Туберкулезны туктат“ дигән девиз астында уза.
26 мартта 15-19 сәгатьләрдә Менделеев тикшерү бүлегендә ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.
3нче шәһәр мәктәбенең 4 сыйныфында укучы Айгөл Хисмәтуллина Мәскәүгә “Ералаш“ фестиваленә бара.
Татар телен ничек сакларга? Бу сорау үзен татар дип санаган һәр кешене борчыйдыр бүген. Әгерҗенең 1нче гимназиясендә узган түгәрәк өстәл артына җыелышучылар алдына да нәкъ менә шушы сорау куелды.
18 мартта Россия Президентын сайлаулар узды.