ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендә районыбызның гүзәл затлары да катнашты. Менә алар - Азеводан Любовь Мерзлякова, Тәбәрледән Гөлнара Сибгатова, Кадыбаштан Зөлфирә Бәшәрова, Сарсак-Омгадан Елена Гаврилова, Варкләд-Бодьядан Наталья Матвеева, Әгерҗедән Ольга Ехлакова һәм Светлана...

"Хатын-кызның бәхете ирдән" дип белми әйтмәгәннәр. Гомерлек тормыш юлдашым итеп Әнвәремне сайлап ялгышмаганмын. 44 ел бәхетле хатын булып яшим. Газиз әни, кадерле каенана, яраткан әби дә мин", - ди күзләреннән нур балкучы Гөлбәхадә апа ШАКИРОВА. Девәтернәдә иң матур, иң төзек йортларның берсе аларныкы. Гомер буе колхозда берсе сыер савучы, икенчесе...

Варкләд-Бодья клубы мөдире Наталья МАТВЕЕВАга "Ел хатын-кызы" зона бәйгесендә район данын яклап чыгыш ясарга тәкъдим ясагач, бермәлгә югалып кала. Аннан үзен кулга алып ризалаша, катнаша һәм ... җиңү яулый! КЕЧКЕНӘДӘН АКТИВ, КЫЗЫКСЫНУЧАН Дөньяда "кирәк" дигән сүз бар бит. Мин гомер юлым буйлап шушы сүз белән атлыйм һәм балаларымны да шуңа...

Республикабызда яшәүче һәр өченче кеше социаль яклау органнары аша уза. Безнең районда да халыкны социаль яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Районда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган оешмаларның узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау, быелга планнар билгеләү буенча уздырылган киңәшмәсендә сүз нәкъ шул хакта барды. Аның эшендә ТР...

“Олимп“ спорт комплексында мөселманнар арасында мини-футбол буенча төбәкара ярышлар уздырылды. Әлеге чараны Әгерҗе районы мөхтәсибәте оештырды.


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Әгерҗедә яшәүче Зоя КОРОВИНА гомер буе халык медицинасы белән шөгыльләнә, тегә, чигә, бәйли. 90 яшендә дә ул картлыкка бирешми, актив тормыш алып бара. Олы юбилее белән котларга килгән район башлыгы Валерий Макаров, баш хәрби комиссар Илгиз Галиевны "сез миңа гомер, яшәү дәрте өстәдегез" дигән сүзләр белән каршы алды ул. Ә...

20 елга якын инде "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы үз призына мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары уздыра. Быел аны шәһәр мәктәпләре арасында эстафета төрендә үткәрдек. "Орешник" ял паркындагы чаңгы юлларында 5-6, 7-8 сыйныф укучылары җиңү өчен җан атты. Беренче төркемдә 3нче, 2нче, 4нче мәктәпләр призлы урыннар алдылар. Икенче төркемдә 2нче мәктәп...

Ижауда узган чаңгы марафонында Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов һәм аның шәкертләре - 11 сыйныф укучылары Полина Самуткина һәм Роман Альматов та җитезлектә сыналдылар. Эдуард Иванович марафонда 40 чакрымлы дистанцияне узды. Роман 30 чакрымда сыналды. Полина яшьтәшләре белән 20 чакрым ара үтте.

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә беренче тапкыр кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия уеннары узды. Анда илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән спорт сөюче катнашты. Алар үзләрен чаңгы, биатлон, керлинг, сноуборд һәм башка спорт төрләрендә сынадылар. Әгерҗе районы Күләгәш авылында туып-үскән Александр Васильев биатлон буенча осталыгын күрсәтте. Спринтта һәм шәхси узышуда ул беренче урыннарны...

Казанда спорт аэробикасы буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда Әгерҗенең дә яшь йолдызчыклары катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International