Халык җыеннарының чираттагысы Девәтернә, Үтәгән, Иске Эсләктә узды. Район җитәкчеләре белән очрашырга халык Мәдәният йортларын тутырып килгән иде.
Тагын бер айдан - 24 мартта Татарстан "Электр энергиясен саклау буенча экология акциясе"нә кушылачак. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әгерҗе районында Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында республика программасы буенча төзелгән модульле кибетләр ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәфикъ Шәрәпов, Бима һәм Көчек авыллары җирлекләре башлыклары Владимир Шамеев һәм Рөстәм Нурмөхәммәтов катнаштылар.
Авыл җирлекләре һәм Әгерҗе командалары арасында узучы традицион район спартакиадасының нәкъ үзәгенә килеп җиттек. Чаңгы, дартс, кул көрәше, аркан тарту, волейбол ярышлары артта калды. Алда – йөзү, шашка-шахмат, бадминтон бәйгеләре һәм гаилә эстафетасы.
Беренче урында – Тирсә командасы.
Икенче урында – Иж-Бубый командасы.
Өчен урында – Бима командасы.
Беренче урында – ТИРСӘ командасы (Айрат Сәетов, Ринат Шабаев, Руслан Нуриманов).
70 килога кадәр үлчәү авырлыгында:
Беренче – Рияз Баһаутдинов (Көчек).
Икенче – Руслан Закиров (Әгерҗе).
Өченче – Альмир Рамазанов (Исәнбай).
Беренче урынны 53 очко туплап Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев алды. Икенчедә – Азеводан Владимир Семенов, өченчедә – Тирсәдән Рафил Закиров.
Һәр елны Ватанны саклаучылар көнендә Әгерҗе районында зур спорт бәйрәме уздырыла. Бу – берничә спорт төрен үз эченә алган район күләмендәге спартакиада.
3нче шәһәр мәктәбенең актлар залында К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы үтте.