21 нче февраль көнне - Туган тел бәйрәмен дә күңелле генә үткәреп җибәрдек. Бәйрәмдә балалар викторина уеннарында катнаштылар. Татар халкының "Капкалы","Йөзек салыш","чума урдәк -чума каз" уеннарын уйнадылар.
5 февраль – Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан мәдәният йортында "Солдат сугышны сайламый" дип исемләнгән кичә узды.
Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
Бүген Халыкара туган тел көнендә Тирсә балалар бакчасында һәм Мәдәният йортында район күләмендә бик зур чара узды. Бәйрәмгә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең 107нче татар балалар бакчасы тәрбиячеләре дә килгән иде.
Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
Балалар китапханәсендә 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Телләр бәйрәме“ чарасы узды. Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде.
23 февральдә “Олимп“ спорт комплексында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза.
“Кадрлар резервы“ республика проекты кысаларында Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ләйсән Хәкимова һәм “Олимп“ спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин яшьләргә РФ Президентын сайлау үзенчәлекләре хакында сөйләделәр.
Сыер һәм кәҗәләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару максатыннан быел да Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтергә планлаштыра.
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.