ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Узган ел Россиядә “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ программасы старт алган иде. Әлеге программа кысасында Әгерҗе вокзалы каршында барлыкка килгән заманча мәйданчыкның матурлыгын беркем дә инкарь итмәс.

 

“Шаян-ТВ” балалар телеканалы февраль аеннан эшли башлаячак.

 

Тюбингта шуганда төрле тән җәрәхәтләре алучылар турында укып, ишетеп  торабыз. Әмма аңа карап кына, чын мәгънәсендә, заман уенчыгына әверелгән тюбинг, ватрушка белән  шуучылар саны кимеми.

 

Әгерҗене һәм авылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча игълан ителгән “Кышкы әкият“ смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.

 

Девәтернә мәктәбендә “Кошларга ярдәм ит“ акциясе бара. Аның барышында канатлы дусларыбызга җимлек ясау бәйгесе дә оештырылды.

 

“Һәр көнне иртәнге сәгать сигездә улым Рафаэль шалтыратып ничек йоклавым, сәламәтлегем белән кызыксына. Аннан шалтырату булмыйча, җаныма тынычлык табалмыйм. Шуңа күрә һәр көнне Ходайдан улыма сәламәтлек, озын гомер сорыйм“, – ди Әгерҗедә яшәүче Мәфрүзә әби КӘРИМОВА.

 


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбе, “Иң яхшы мәктәп ашханәсе“ Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашып, беренче урын яулады.

 


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыятенең 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау киңәшмәсендә идарә рәисе Рәфикъ Шәрәпов: “Быел төп игътибарны “автолавка“ ярдәмендә кече авылларда яшәүчеләрне кирәк-ярак белән тәэмин итүгә һәм үзебездә җитештерелә торган товар төрен арттыруга юнәлтәчәкбез“, – дип белдерде.

 

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Тирсәдә гомер кичерүче аксакал Вәгыйзь ага Гыймазовны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Әгерҗедә яшәүче Бибинур Лебедева бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә. Ә котлаучылары бик күп аның: оныгы да оныклы булган инде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International