Элегрәк елларда дөньяга килүчеләрдән паспортында туу ае йә көненең дөрес язылмавы турында еш ишетергә туры килә. Ә менә Тирсәдән Вәгыйзь ага ГЫЙМАЗОВ аны теркәүчеләр бер елга ялгышкан дип исәпли.
Үзбәкстанда туган, Сарман районында үскән Индира МИННИБАЕВАның районыбызның иң гүзәл почмагы – Татар Чилчәсе авылына килен булып төшүенә дә 30 ел вакыт үткән икән инде. Шушы еллар эчендә ул җирлегебездәге йөзләгән балага башлангыч белем һәм тәрбия бирде.
Туган авылы Сокманнан килен булып төшкәннән бирле Рәйсә апа СӘЛИМГӘРӘЕВАның тормыш юлы Мукшур авылы халкының күз алдында үтә. Сиксән яшен тутырганда да ул тырышлыгы, уңганлыгы, тынгысызлыгы, актив тормыш алып баруы белән күпләргә үрнәк.
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк. Гаризада кайсы предметлардан бердәм дәүләт имтиханы бирергә планлаштырылганы күрсәтелгән булырга тиеш. Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар аны үзләре укыган мәктәпләрдә язалар.
Райондагы барлык бакчаларның да балаларга белем һәм тәрбия бирү буенча үз программалары бар. Алар белән еду.татар.ру сайты аша танышырга була. Һәр бакча эш алымнарын инновацион мәйданчыкларда камилләштерә. Һәрберсе Казан йә Чаллы югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә.
Районда диспансеризация узу буенча эш башланды.
Февральдә авыл җирлекләрендә уза торган традицион җыеннарга старт бирелә.
ТР муниципаль берәмлекләрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
1 январьдан Татарстанда балалар бакчасына ата-аналар түләве 4 процентка артты. Бу – уртача 120 сум тирәсе.
350 баштан артык нәселле сарыклары булган “Муллануров” фермер хуҗалыгын Әгерҗе районында гына түгел, тирә-күрше өлкәләрдә дә яхшы беләләр. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган өч диплом иясе – югары белемле агроном, икътисадчы һәм менеджер булган фермер хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгат Муллануровны күпләрнең “академик абый” дип йөртүләре дә тикмәгә түгел.