ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

“Бердәм Россия“ партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе “Авангард“ Яшьләр үзәгендә XXVIII конференциясен уздырды.

Аның эшендә “Бердәм Россия“ партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе төбәк сәяси советы әгъзасы Сергей Соколов катнашты.

Район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә бер төркем райондашларыбыз бүләкләнделәр:

15 декабрьдә Исәнбай урта мәктәбе 120 еллык юбилеен каршы ала. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул, иң беренче чиратта, белем бирүче укытучыларына бурычлы. Мәктәпнең тарих битләрен актарганда эзләнүләр үзеннән- үзе укытучылар династиясенә барып тоташа. Бик күпләр өчен мәктәп, гаилә реликвиясе, эстафета таягы кебек, буыннардан буыннарга тапшырылып, тормыш максатына әйләнгәнен күреп гаҗәпкә каласың.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бу атнада республиканың иң мактаулы механизаторларын Казанда Игенчеләр сараена җыйдылар. Биредә 2017 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы комбайнчы” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.

Быел диспансерлаштыру узарга тиешле райондашларыбызның 80  проценттан артыгы сәламәтлеген бушлай тикшертү мөмкинлегеннән файдаланган.

Узган пәнҗешәмбедә Ижауда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә торак йортның бер өлеше ишелү турындагы хәбәр безне дә кайгыга салды.

 

Узган шимбәдә район Мәдәният сараена гомерләрен тимер юлга багышлаган берничә буын әгерҗелеләр, яшь машинистлар, аларның гаиләләре һәм якыннары җыелды. Әгерҗедә икенче ел рәттән Машинист көнен әнә шулай зурлап уздырдылар, тимерьюлчыларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәттеләр.

Девәтернә Мәдәният йорты каршында Фәнис Арсланов җитәкчелегендә эшләүче “Картаямыни соң йөрәк“ халык театры, Казанда XVII төбәкара “Идел-йорт“ фестивалендә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ драмасын куеп, дәрәҗәле жюри алдында “имтихан тотты“.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Әгерҗе үзәк китапханәсе Бердәм электрон китап укучы билетлары бирә башлады. 1650 шәһәрдәшебез әлеге билетка ия булды инде.

Әйләнә-тирәдәгеләргә мәрхәмәтлелекнең, олы җанлы, ипле булуның гүзәл үрнәген күрсәтеп яши Үтәгәндә гомер кичерүче гаҗәп якты күңелле Зәйнәп әби ЗАКИРОВА.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International