ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Әгерҗедә тренер Руслан Закиров җитәкчелегендә кул көрәше белән шөгыльләнүче Ленар Галиев һәм Алмаз Вәлиуллин Алабугада физик мөмкинлекләре чикле спортчылар өчен узган бәйгедә катнаштылар. 

Зөлфия дипломга лаек


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Район хакимияте  бинасында хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Хезмәтләрендә аерым уңышларга ирешкән полиция вәкилләре хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре алды. Болар – Россия Эчке эшләр министрлыгының төрле дәрәҗәдәге “Хезмәттәге аерымлык өчен“ медальләре һәм башкалар.

“Эшчән, тыйнак, зирәк“, – диләр хезмәттәшләре Рубин ХӘМИДУЛЛИН турында. “Башкача мөмкин түгел“, – ди ул үзе.

Полиция хезмәткәрләре бәйрәмендә аларның беренче ярдәмчеләре – дружиначыларны билгеләп үтми мөмкин түгел.

Безнең 26 яшьлек олы улыбыз Артем – I группа инвалид. Сигез ел элек юл һәлакәтенә эләгеп, умыртка сөягенә зыян килгән иде.

Иртәгә, 11 ноябрьдә, Әгерҗенең олы базарында бишенче тапкыр көзге ярминкә уза. Анда барып кышка ит, яшелчә запаслары туплап куярга ашыгыгыз, хөрмәтле шәһәрдәшләр.

 

“Глаукома“ сүзе һәркемгә яхшы таныш. Әмма аның бик тә куркыныч һәм мәкерле авыру булуы турында күпләр белмидер. Глаукоманың нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин һәм күзләрне аннан ничек сакларга? Бу хакта Әгерҗе районы хастаханәсе табиб-офтальмологы Ольга РУССКИХ белән әңгәмә корабыз.

 

Соңгы вакытларда райондашларыбыздан, бигрәк тә мөселманнардан мәетне яруга кагылышлы канәгатьсезлек сүзләре еш ишетелә. Бу хакта редакциягә шалтыратучылар да күп.

 

Иж-Бубый авылы тирәсеннән узып йөрүчеләр биредә юл буенда кыска гына вакыт эчендә ике катлы агач йорт үсеп чыгуына игътибар итми калмыйлардыр. Кемнәрдәдер аның нинди бина булуы, кем тарафыннан төзелүе сораулар да тудырадыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International