ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бу атна ахырында ОАО «АИКБ «Татфондбанк» реализацияләнү дефициты аркасында акча бирүне тоткарлый башлады. Клиентларның акчаларын алырга ашыгуы банкның санацияләнү мөмкинлеге бар дигән яңалыктан башланган, әмма экспертлар банкның лицензиясе алыну мөмкинлеге юк дип ышандыра. 

Красный борда күптән көтелгән вакыйга булды: авылда мунча ачылды. Аны төзекләндерүчеләр – шушы авылда туып-үскән Решетниковлар һәм Петровлар гаиләләре.

 


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Илнең икътисадына зур куркыныч янаучы коррупциягә каршы көрәшкә елдан-ел зуррак игътибар бирелсә дә, әле анда, әле монда зур кәнәфиләрдә утыручы түрәләр тарафыннан миллионлаган сумнарны үзләштерүчеләрне, хезмәт урыныннан явызларча файдаланучыларны ачыкласалар да, ришвәтчелекнең тамырын корыту өчен бик күп көч кирәк әле.  Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Әгерҗе районы прокуроры Сергей ПАРАМОНОВ белән әңгәмәбез дә шул турыда.

 

ТР икътисад министрлыгы инициативасы белән менә инде икенче ел рәттән республика районнарында эшмәкәрләр өчен бушлай семинарлар уздырыла.

Соңгы вакытта Красный бор, Исәнбай зоналарында яшәүче авыл халкы арасында Красный бор участок хастаханәсен ябарга җыеналар икән, бармы соң инде бездә гади кеше турында уйлау, кайгырту дигән борчулы сүзләр яшен тизлегендә таралды.

 

Дәһшәтле сугыш елларында “Казан каймасы“н төзүдә Көчек авылыннан Нәҗибә ШӘЙДУЛЛИНА да катнашкан.

 

- И, сеңлем, туган авылым Барҗыдан чыгып китүемә 62 ел гомер узса да мине искә алып шалтыратуыгыздан күңелләрем тулып китте әле, – дигәч, бер мәл телефон тынып калды.

 

Менделеевта Коръән уку һәм “Гыйбадәте Исламия“ китабын белү буенча бәйге узды.

Ял көннәренә туры килүче ике көн февраль һәм май айларына күчереләчәк.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Ләбиб Айтуганов исемендәге Шәһәр мәдәният йортында  “Ышан, син ялгыз түгел”” дип исемләнгән чара узды. Бу көнне бирегә бернинди авыру-сырхауларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче көчле рухлы кешеләр җыелган иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International