ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

9 январьга кадәр сузылачак Яңа ел каникулларына һәрберегез алдан ук план корып куйгандыр инде.Кемдер балалары, оныклары белән  Казан, Чаллы йә Ижауга Яңа елга бизәлгән матур шәһәрләр буенча сәяхәт кылырга ниятләп торадыр. Арагызда Яңа елны чит илләрдә каршыларга җыенучылар да бардыр. Әмма чит илгә чыгарга җыенганчы, Әгерҗедәге суд приставлары бүлегенә килеп, бурычыгыз юклыгына тагын бер кат ныклап инанырга кирәклеген онытмагыз.

23 декабрьдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараена районыбызның танылган сәхнә осталары  Яңа ел “солянка“ концертына чакыралар.

15 декабрьдән 10 январьга кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да, янгына каршы каты режим кертелә. Бу көннәрдә һәр оешма һәм учреждениедә, авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү ныклы контрольгә алына. Бу, беренче чиратта, пиротехникага кагыла.

 

Красный борда 1972 елда төзелеп, 2006 елда косметик ремонт ясалган, инде күптәннән капиталь төзекләндерү таләп ителгән “Алмалы“ лагеренда бүген тулы куәтенә төзекләндерү эшләре алып барыла. Аларны Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ төзүчеләре алып бара. Биредә тәрәзәләр алыштырылган, электр хуҗалыгы, санузел, җылылык системасы яңартыла. Төзүчеләр эшне март башларына тәмамларга планлаштыралар.

Әгерҗе Мәдәният сараенда Кино елын ябуга багышланган тантаналы чара узды.

 

Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Хәзер күпләрегез йортыгызга, фатирыгызга Яңа ел бизәге булган чыршы юнәтү турында уйланадыр. Әмма кулга балта алып, урманга юл тота күрмәгез.

Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы Әлфия МӨСТӘХИМОВА түгәрәк юбилеен каршы алган көннәрдә аның белән хәтер йомгагын сүтеп алдык.

 


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Өлкән яшьтәгеләр елына ике тапкыр пенсияләренең артуын түземсезлек белән көтеп алсалар да, быел аларга андый бәхет елмаймады. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе ел дәвамында бер генә тапкыр да индексацияләнмәде.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада Идел буе федераль округы беренчелегенә узган кул көрәше буенча ярышта Әгерҗе егет-кызлары җиңүләр белән кайттылар.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

23 декабрьдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараена районыбызның танылган сәхнә осталары  Яңа ел “солянка“ концертына чакыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International