ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Салагыш фермеры Марат МӨХӘММӘДИЕВ быел игенчеләр алдына урып-җыюны 10-12 көн эчендә төгәлләргә дигән бурыч куйган.

 

Күп еллар “Ак Барс Банк“ның Әгерҗедәге өстәмә офисында эшләп лаеклы ялга чыккач Иж-Бубыйда яшәүче Раилә ханым ГЫЙМАЗОВА үзен тулысы белән йорт, бакча эшләренә багышлый.

 

Тиздән Әгерҗе районы авылларында традицион халык җыеннары старт ала. Аларда халык үзен борчыган сорауларны җитәкчеләргә җиткерә, проблемаларны уртага салып сөйләшә ала. Беренче җыен район башлыгы Валерий Макаров катнашында Кодаш авыл җирлегендә уздырылыр, дип планлаштырыла.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышлары финалга якынлаша.

Бердәм дәүләт имтиханнары, чыгарылыш кичәләре артта калса да, республикада әлеге хәлиткеч сынауларга шушы көннәрдә генә тулы анализ ясап соңгы сүзне әйттеләр.

 

 1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта. Пенсия фонды аларны “Иминият пенсияләре турындагы”  Федераль закон таләп иткәнчә, яңадан исәпли. Бу хакта “Российская газета” яза.


29
июль, 2016 ел
җомга

Быел районда барлыгы 5124 кеше, шуларның 2394е – авылларда, 2730ы – шәһәрдә диспансеризация узарга тиеш.

Район тарихы музее 7 августта Алабугада узачак Спас ярминкәсенә, 13 августта Болгарга сәяхәт оештыра.

Татарстан төрле милләт халыклары арасында олы дуслык, үзара аңлашу буенча һәрчак үрнәк күрсәтә. Милләтара һәм динара тынычлык, төрле милләт халыклары мәдәниятенә, йолаларына һәм диненә хөрмәт республикабызның заман белән бергә үсешенең нигезе булып тора.  Әгерҗе районында да кырыкка якын милләт халкы дус һәм бердәм булып яши.

Кулларына тулышкан башаклар тотып, сап-сары төскә күмелгән иген басуын иңләп гөрләшә-гөрләшә комбайнга таба атлаучы ике кызга бу мизгелләрдә күпме комбайнчылар сокланып карап каладыр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International