ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

Бу көннәрдә КазанныңТатКоммунэнерго” җәмгыяте эшчеләре яңа су  скважинасы  бораулау  нәтиҗәсендә  су үткәрү линиясенең аерым участокларын реконструкцияләү белән мәшгуль. Бу эш халыкны чиста су белән тәэмин итү максатында республиканың “Чиста су” программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.

Бу атнада Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл УДАЧИНА белән Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр ГАРИФУЛЛИНа Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылдылар.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Россиядә барлыгы дүрт меңннән артык татар авылы бар. Аларда ике миллионнан артык халык яши. Бөтендөнья татар конгрессы  Рәсәй буенча сибелгән татарларны барлау, берләштерү, алар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен  зур эшләр башкара. Әле шушы араларда гына Татар-авылы.рф сайты да барлыкка килде.

Ел саен август аенда Алабуга шәһәрендә уза торган Спас ярминкәсендә кайберләрегезнең катнашканы да бардыр.  Гаҗәеп матур бәйрәм ул. Быел Спас ярминкәсе 5-7 августта узачак.

“Узган атнадан бирле Әгерҗе икмәк-азык комбинаты пешерә торган ипинең тиз бозылуына исебез китә. Тышы әйбәт күренсә дә, эче бик тиз ләчтәгә әйләнә. Ни сәбәпле шулай икән, аңлатып языгыз әле“, дип шалтыратучылардан редакция телефоны тынып тормый бу арада.

Әгерҗе шәһәре, Ометов урамы, 3. Нинди адрес бу дисезме? Биредә әгерҗелеләр инде күптән хыялланган ике бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы булачак. 

Быелның алты аенда Әгерҗе районында 17,4 мең дикалитр алкогольле эчемлек сатылган. Нәкъ узган елның шул чорындагы кебек. Бу – җан башына 4,8 литр туры килә дигән сүз. 

Әлеге парад бик тиздән “Яшьлек” паркында уазчак. Әлегә анда катнашу өчен заявкалар җыю бара. Аларны dooz93@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 89061160232.

 

Бу атнада твоя-Россия.рф сайтында яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә.

Районда урып-җыю эше кызганнан-кыза бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International