2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз.
Тиздән “Яшьлек“ паркында видеокамералар урнаштырылачак. Авыллардагы дружиначылар активрак эшли башладылар... Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге эшчәнлегенең бу елның беренче яртыеллыгына багышланган киңәшмәсендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
“Соңгы вакытта Ана капиталы инвалид баланың сәламәтлеген ныгыту өчен дә бирелә дип ишеттек. Шул турыда аңлатып языгыз әле“, – дип редакциягә хат юллаган газета укучыбыз соравына Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә.
Сәүдә өлкәсендә 40 еллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен район кулланучылар җәмгыятенең Әгерҗедәге 20нче кибете өлкән сатучысы Зәйтүнә Рәхимҗан кызы НУРИМАНОВАга “Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре“ дигән Мактаулы исеме бирелде.
6 августта Әгерҗедә тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне үткәрелә.
Озак еллар финанс-бюджет бүлегендә җаваплы вазифалар башкарып олы хөрмәт яулаган, шушы көннәрдә тагын бер күркәм юбилеена килеп җиткән Дамира ханым ИОНОВА белән аның балачагы үткән туган нигезендә очраштык.
Әткәйнең арабыздан китүенә өч ел узса да, Әгерҗедә Киров урамындагы өебезгә барган саен каршыга килеп чыгар да, иңнәрдән кочып алыр кебек. Исән булса, аңа 23 августта 90 яшь тулган булыр иде.
2нче шәһәр мәктәбен тәмамлап, якты, матур хыяллар белән яшәгән студент кыз Аделина ЗАМАЛИЕВА 2014 елда кинәт авырып китә һәм аңа табиблар баш миенең уң як ярымшарында медуллобластома дигән куркыныч диагноз куялар.
Саратовта Россия яшьләре арасында унберенче тапкыр җәйге спорт уеннары буенча спартакиада узды.
Красный бордагы “Алмалы“ лагеренда спорт сменасы эшли.