ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов барлык чыгарылыш укучыларына котлау сүзләрен җиткерә: 
 

Күп еллар Исәнбай мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач бакча эшенә чумган Гүзәлия ханым СУНДУКОВА һәр җәйне кунакка дәшә мине.

 

Мамадышта “Сәламәтлек–2016“ республика Спартакидасы кысаларында зона спорт ярышлары узды. Бәйгедә район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре дә катнашты һәм III урынга лаек булды.

 

Узган атнада Әгерҗедәге Мәдәният сарае каршында көнозын  “Университет талантов“ дип язылган зур фургонны күреп, кайберләрегез нәрсә икән бу дип аптырап та куйгандыр. Бу көнне шәһәребездә Татарстанда оештырылган “Талантлар университеты“ның хезмәткәрләре сәләтле балалар белән эшләделәр.   

10 июньдә “Бизнес һәм власть“ проекты кысаларында  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очраша. Эшкуарлар Илбашы белән ашыгыч төстә хәл итәсе проблемалар турында фикер алышачаклар.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Дүшәмбе көн Казанда Идел буе физик культура дәүләт академиясендә республика олимпиадаларында җиңүчеләр мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар алдылар.

 

Казанда узачак Сабан туеның программасы билгеле булды. Башкалада милли бәйрәмебез 28 майда Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла.

“Бу китабы белән ул исән чакта үз-үзенә һәйкәл салды“... Әлеге сүзләрне Исәнбай Мәдәният йортында Әлфирә ханым НИЗАМОВАның күптән түгел табадан төшкән “Әҗер“ китабын тәкъдим итү кичәсендә бик күпләр әйтте.


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары Таңсылу һәм Зифа кечкенә кызлар арасында «Матурлык конкурсы»нда катнашканнар.

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма малай-кызларның иркен сулыш алырга әлегә вакыты юк. Алар ел дәвамында тупланган белемнәрен йомгаклау контроль эшләрендә күрсәтә. Быел мәктәп белән саубуллашучыларның исә дулкынлануы көннән-көн арта гына бара. Соңгы кыңгырау чыңы белән алар өчен иң җаваплы чор башлана бит.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International