“Көмеш телле гармун“ халык ансамбле Биектау районы Шәпше авылында “Иске Казан түгәрәк уены“ фольклор фестивалендә катнашты.
Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасе Әлфирә ханым Низамованың авылдашларына багышланган “Әҗер“ исемле китабы дөнья күрүен хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Исәнбай Мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү кичәче узды. Кичәдә Әлфирә ханымның каләмдәш дуслары катнашты.
1 июльдән утка һәм газга тарифлар күтәрелә.
Ижаудан рейслар дүшәмбе һәм чәршәмбе башкарылачак, Казаннан - сишәмбе һәм җомга.
Җылылык системасына опрессовка уздыру һәм торбаларны юдырту сәбәпле, Идарәче компания кайбер күпкатлы йортларда кайнар су бирү вакытлыча туктатылуын хәбәр итә.
Без исемнәрне каләм, акбур белән язарга күнеккән. Ә менә Әгерҗедән Айгөл ХӘЙРЕТДИНОВА исемнәрне “йомшак итеп“ тукымадан яза. Тукымадан мендәр-болыт, мендәр-ябалак, чәчәкләр һәм башка бик күп әйберләр тегә белә.
25 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый.
ТНВ-Планета каналыннан Татарстан районнарында, татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә, хәтта Кытай, Финляндия, Төркия һәм башка чит илләрдә “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлар җәмгыятенең бүлекчәләре тарафыннан оештырылган бәйрәмнәрне сокланып һәм ... көнләшеп карыйм. Чөнки районыбызда татарлыгыбызны саклап калу өчен көрәшүче шундый татар хатын-кызлар оешмасы юк. “Ак калфак“ Әгерҗегә дә бик кирәк. Урыслашып бетмәгәек дип куркам...
Татарстандагы башка сайлау участокларында кебек үк, Әгерҗе районында да праймериз иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр дәвам итте. Әгерҗедә берләштерелгән өч участок, авылларда җиде участок эшләде. Көннең беренче яртысында халык участокларга аеруча актив килде. Әйтик, сәгать 10га сайлаучыларның 18 проценты Бердәм алдан тавыш бирү көнендә катнашкан иде инде. Ә гомумән алганда, праймеризда сайлаучыларның 28 проценты катнашты.
Шартлы рәвештә хөкем ителеп тә үзе өчен сабак алмаган гражданнарны төрмәгә озату очраклары белән безгә даими очрашырга туры килә.