ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе узды.

Кичә Әгерҗедә Май чабуны бәйрәм иттеләр. Районның сәнгать осталары тамшачыларга бик матур чыгышлар әзерләгәннәр иде. Өлкәннәр һәм балалар өчен бәйгеләр оештырылды, төрле аттракционнар эшләде.

Казанда узган Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында Тирсә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рузилә Закирова ике фәннән – рус теленнән һәм рус әдәбиятыннан призер булды. Рузиләне олимпиадага укытучы Гөлнур Тукманова әзерләде.

 


11
март, 2016 ел
җомга

Исәнбайның Аллаһ йортында тәүге тапкыр узган Коръән укучылар бәйгесендә Ямурза һәм Исәнбайдан 16 бала катнашты.

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Илгиз Галиев шәһәребездәге Мәңгелек ут янында бала-чаганың гына түгел, бомжларның да теләсә нишләп йөрүләре турында борчылып сөйләде. 

Әгерҗе районының үзәкләштерелгән бухгалтериясе үзенең беренче түгәрәк юбилеен – 10 еллыгын билгеләп үтә. 37 хезмәткәрне берләштергән бухгалтериянең мөхтәрәм ветераны – директор урынбасары Лилия ДЕВЯТОВА белән әңгәмәбез – ун ел эчендә ирешелгәннәр турында.

 


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Май чабу (Масленица) – елның иң күңелле бәйрәме. Ул быел 7 мартта белен атналыгы белән башланып китте һәм 13 мартта төгәлләнә. Әгерҗедә бу шимбәдә, 12 мартта,  көндезге сәгать бердә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Май чабу бәйрәме уздырыла.

Барыбызның да күз алдында, соңгы елларда республикабызда юллар төзелешенә зур игътибар бирелә. Күпләрегезнең “Татарстан чикләрен узу белән юлсызлыкны шунда ук сизә башлыйсың. Татарстан юллар төзү буенча күп төбәкләр өчен үрнәк“, дигән сүзләрне ишеткәне бардыр.  Моның шулай икәнлеген үзебезнең район юлларына чыккач та күрәбез. 

Әгерҗе район судында займ, кредит килешүе буенча түләүгә кагылышлы эшләр саны артканнан-арта бара. Узган ел гына да шундый 398 эш каралды.

Гүзәл затларыбыз бәйрәме алдыннан Тирсә спорткомплексында спартакиада программасына кертелгән берничә спорт төрен уздыру матур традициягә әйләнде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International