ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.

Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Эшлекле сөйльшүгә Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин да килгән иде. Очрашуда Әгерҗе шәһәр Советы депутатлары да катнашты.

Боз сараенда “Яңа ел белән, балалар!“ дип аталган театральләштерелгән шоу узды. Аңа район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле укучылар белән бергә тәрбиягә алган гаиләләрдән дә балалар чакырылган иде. Чарада 600га якын бала катнашты.  


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

23 декабрьдә Пәйгамбәребезнең туган көненә багышлап мәчетебездә мәүлид һәм салаватлар әйтү  үткәрелде.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Сугышта утны-суны кичсә дә, 27 ел «Рассвет» колхозының партия оешмасы сәркатибе булып эшләсә дә, ул борын чөеп йөрмәгән, масаюны белмәгән. Исәнбайда гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгыйть абый ТЮТИЕВны 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән авыл җитәкчеләре, аның белән бер чорда эшләгән кордашлары, шәкертләре «таләпчән, төгәл  булса да, ул беркайчан да гадилеген югалтмады», диләр.

Күпләр без Яңа елны бурычларсыз каршы алырга күнеккән.  Һәркемнең күңелендә:“Бурычсыз керсәң, яңа елда да бирәчәгең булмый“ йә “бурычыңны түләсәң, тынычлап йоклыйсың“ дигән ышану яши. Ә менә кайбер әгерҗелеләр Яңа елны ничек тыныч күңел белән каршы алырлар икән? Чөнки салым буенча Әгерҗе районында 2 миллион 535 мең сум бурыч бар.

Бүген район хакимияте бинасында “Әгерҗе шәһәре“ берәмлеге Советы  утырышы булды.

Район Мәдәният сараенда быелгы Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде: инвалид һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны район башлыгының һәм “РИТЭК“ җәмгыятенең Чыршы бәйрәмнәренә җыйдылар.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә  нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар  чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.

2013 елның 1 июленнән  Таможня  берләшмәсенең “Азык-төлек продукцияләренең  куркынычсызлыгы турында”гы  Техник регламенты көченә керде (ТР ТС 021/2011).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International