ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы музее оештыру инициативасы белән чыкты. “Бу мөһим эштә авыл халкының да ярдәме бик кирәк“, ди министр Марат ӘХМӘТОВ.

Әлегә җир өстендә кар катламы да юк, елгалардагы боз да элпә калынлыгы гына. Әмма балыкчылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, бозга керүне бернигә санамыйлар. “Бер кеше өчен бозның калынлыгы бары 10 сантиметр булганда гына ул куркыныч тудырмый“, диләр гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре.

Җырлы-моңлы халкы белән дан тотучы, бик күп каләм осталары бүләк иткән, сабыйдан башлап өлкән яшьтәге әби-бабайга кадәр сәхнә тормышы белән янып яшәүче кечкенә генә Уразай авылында тәүге тапкыр “Уразай каеннары“ фестивале узды.

Бүген район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе булды. Анда җәмгыять рәисе Равия Лутошкина оешманың соңгы 5 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Җәмгыятьнең авыллардагы бүлекчәләре активистлары район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Конференция эшендә район башлыгы Валерий Макаров катнашты.    

Евгений Викторович Мурзин “Әгерҗе-кино“ муниципаль бюджет учреҗдениесе  директоры итеп билгеләнде. 

18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2016 ел бюджеты буенча фаразлар
 
IV район Советы сессиясендә депутатлар  2016 елга бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Әгерҗедә гомер кичерүче Рәфыйка апа МӨХӘММӘТҖАНОВА 90 яшьлек олуг юбилеенда Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасына һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләкләренә лаек булды.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

“Иң яхшы хат язу дәресе“ Бөтенроссия конкурсының республика этабында 3нче мәктәптән Сабина Кухарчук һәм Кичкетаң мәктәбеннән Ләйсән Гарифуллина җиңү яуладылар.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Борынгыдан калган иң матур йолаларыбызның берсе ул каз өмәсе. Ябалак-ябалак беренче кар яуганда, ноябрь урталарында уздыралар әлеге өмәне. Нәкъ менә бу көннәрдә авыл уңганнары каз сую мәшәкате белән яшиләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (МЧС) – 25, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе күпбалалы гаиләләргә янгын сүндергеч һәм фатир эчендә янгын чыгуны хәбәр итә торган автоном прибор бүләк итү акциясе игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International