ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе

Казанда Татарстан беренчелегенә классик шахмат буенча 9 яшькә кадәргеләр арасында узган бәйгедә Әгерҗенең нәни шахматчылары да үзләрен сынадылар.

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Рөстәм Майоров җитәкләгән кул сугышы секциясе Татарстанның кобудо федерациясенә кабул ителгәннән соң, районыбыз спортчылары тәүге тапкыр олы бәйгегә – Мәскәүдә узган Россия Кубогы өчен ярышларда катнаштылар.

Район авыл хезмәтчәннәре алдында язгы чорда 15700 гектар мәйданда бөртекле культуралар, 4400 гектарда кукуруз, 5000 гектарда берьеллык азык үләне чәчү, 450 гектарда бәрәңге утырту бурычы тора. Әлеге эшләрне башкару өчен 117 миллион сум акча кирәк.


24
март, 2015 ел
сишәмбе

Шул ук көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Тагын бер гореф -гадәт, барлык начар, тискәре күренешләр үткән елда калсын дип "Карачкы"яндырылды.

Бима авыл җирлеге башлыгы тыл ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырды

Узган атнада Пеләмешнең танылган чаңгычысы, балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Эдуард Михайлов иртән биш тулганда Әгерҗе чигеннән старт алып, туган авылы Пеләмешкә кадәр 80 чакрым араны чаңгыда җилдереп узды.


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

24 март көнне хакимият бинасында сәгать 11 дән 13 кадәр Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы гражданнарны кабул итә. Язылу өчен телефон: 2 -16 - 59

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү максатында “Россия өчен“ халык фронты җәмәгать хәрәкәте Россия күләмендә “Мәктәпкә – герой исеме“ проекты игълан итте.


21
март, 2015 ел
шимбә

Әби-бабайларыбыз шул кадәр сөенделәр, кайберәүләрнең күзләренә яшь килде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International