Яңа елга санаулы гына көннәр калса да, оешма-предприятиеләр территорияләрендә бәйрәм рухы әлегә бик сизелми. Шулай да комиссия әгъзалары шәһәрне караганда Киров урамында яшәүчеләргә “бишле“ билгесе куйдылар.
Әгерҗе шәһәрен Төзекләндерү кагыйдәләрендәге “Урамнарны яктырту җайланмаларын эксплуатацияләү“ маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Аларны шәһәр халкы да белеп торырга тиеш.
2014 елның 13 декабрь көнендә Кичкетаң авыл мәдәният йортында Кичкетаң авыл егете Сипов Әдилне армия сафларына озату һәм изге бурычын үтәп кайткан шул ук авыл егете Шәрифуллин Салаватны каршы алуга багышланган кичә булды.
Сишәмбедән – сишәмбегә.
Яңа ел бәйрәмен өй түрендә балкып утырган яшел чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Тик чыршыга балта күтәргәнче, законсыз гамәлнең ни белән бетәчәге турында тагын бер кат уйлагыз.
«IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча район мәктәпләрендә белем алучы иң актив өч укучы һәм Иж-Бубый мәктәбе җиңүче дип табылды.
3нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Кече Пурга районының Пугачево бистәсендә узган “Карапуз-шоу“ бәйге-фестивалендә катнаштылар.
11 декабрь – Чечня бәрелешендә һәлак булганнарны искә алу көне. Ни кызганыч, сөлек кебек өч егетебез – Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Рушан Фатыйхов Чечня җиреннән туган якларга “200нче йөк“ булып кына кайттылар.
Балалар китапханәсе күчте.
Россиядә һәм аның төбәкләрендә яшәүчеләрне 2015 ел башында озакка сузылган каникул көннәре көтә, ул 1 гыйнвардан алып 11 гыйнварга кадәр булачак.