ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Мал-туар асраган авыл кешесе өчен хәзер иң мәшәкатьле чор. Көннәр матур торганда малларга кышлык печән әзерләп, абзар түбәләрен тутырырга, бакча артына зур-зур чүмәләләр салырга яки олы-олы печән рулоннарын өеп куярга өлгерергә кирәк. Райондашларыбыз печән әзерләүдән бераз тын алып торган арада “Ни хәлләрегез бар? Кышлык печән булдымы инде?“ дип сораштырдык.
Бәрәңге, кавын-карбыз сатуга чыкты
2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме арту сәбәпле, түләгән акчаларның бер өлешен компенсация буларак кайтара башладылар. Керемнәр турындагы мәгълүматларны – эш урыныннан белешмә кәгазен ярты ел саен тапшырып, үзеңнең баеп китмәгәнлегеңне исбатлап торырга кирәк.

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Узган атнада төннәрен салкын булса да, Кичкетаң авылында оештырылган палаткалы лагерьда ял итүче балалар: “Палаткада йоклавы бик рәхәт. Черки дә юк, саф һава, йоклый торган капчыктан борын гына чыгып тора“, – диләр.
Берничә укучыбыз бездән аларны борчыган сорауларына җавап табуны үтенеп хат юллаган. Сораулар дин өлкәсенә карый. Без Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировка мөрәҗәгать иттек.

11
июль, 2014 ел
җомга
Аларга  сокланып, күпләр “пар аккошларга тиң сез“, диләрдер. Быелгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бу бәхетле пар өчен аеруча истәлекле булды. Алар Россиянең “Мәхәббәт һәм тугрылык“ өчен медале белән бүләкләнделәр.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Июльдә магнитлы көннәр

Алар мал “докторлары“ булсалар да, шофер, бухгалтер, кассир вазифасын да башкаралар. Җитмеш төрле һөнәр ияләре үзләре. Сүзем – Исәнбай ветеринария участогына керүче җиде авылга хезмәт күрсәтүче ветеринарлар Шамил ХӘБИРОВ һәм Рамил МУХЪГАЛИН турында.
Бүген “Булгария” теплоходы фаҗигасенә нәкъ өч ел тулды. Ул 2011 елның 10 июлендә Казан - Болгар - Казан маршруты буенча барганда, Сөйки авылы янында су астына китте.Теплоходта 208 кеше иде. Көймәдәге 79 кеше коткарылды, йөздән артык кеше һәлак булды, 122 кешенең үлеме расланды.

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен әгерҗелеләр бик озак күңелләрендә сакларлар әле. Чөнки быел шәһәрдә бу бәйрәмгә карата бик матур чаралар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International