ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча министрлыкның “Кайнар линия”се ачылды

Казанда  педагогларның һөнәри осталыгын бәяләүче конкурслар уза башлады. Укытучылар “Иң яхшы математика укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе”  һәм “Педагог-китапханәче” номинацияләрендә ярышачаклар.

Кеше бу тормышта нинди генә катлаулы хәлләргә юлыкмый?! Урыннардагы кайбер түрәләрнең җан авазын ишетмәмешкә салышкан яки үз проблемасы белән япа-ялгыз калып, башын ташка орыр хәлгә килгәндә кемгә барып бәрелергә белми торган чаклары да була адәм баласының.


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
“Мин татарча сөйләшәм“ акциясенә безнең редакция хезмәткәрләре дә кушылды. Әйдәүчеләр – 2нче шәһәр мәктәбе укучылары.

 Туган якка кошлар кайткан иң күңелле, иң матур вакытта буй җиткән егетләребез хәрби бурычларын үтәргә китәләр. Ярый әле, күпкә түгел, икенче язга кошлар белән бергә алар да туган йортларына кайтып җитәчәкләр.

9 сыйныфлар өчен имтиханнар 28 майда башлана. Бу көнне алар җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика бирәчәкләр.

2014 елда Татарстан табибларының хезмәт хакы 38 мең 206 сум тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында республиканың Сәламәтлек саклау министры  урынбасары Елена Шишмарева  әйтеп узды. Урта медицина персоналының хезмәт хакы 22 мең 275 сумга,  кече персоналның 14 мең 908 сумга менәчәк. “Барлык саннар да килешенгән һәм тиешле юл карталарында беркетелгән” дип хәбәр итте министр урынбасары.

Пассажирларны йөртү ГТЮ полигоннарында тормышка ашырылачак

11
апрель, 2014 ел
җомга
Республика парламенты  депутатлары ТРның Туризм буенча дәүләт комитетына Татарстанда авыл туризмын үстерүче фермер хуҗалыкларына ярдәм итү чараларын уйларга кушты.
10 апрельдә Татарстан мөфтие Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Россия мөселман яшьләре берлегенең Мәскәүдә бүлеге ачылу тантанасында катнашты. Яңа бүлек Мәскәү яшьләре активисты Рәмис Якупов җитәкчелегендә эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International