ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Язның тәүге бәйрәме – 8 Мартта өч көн ял итәчәкбез. Бәйрәм шимбә көнгә туры килү сәбәпле, 10 март – дүшәмбе ял булачак.

Әгерҗе урманчылыгы 2014 елгы Урман спартакиадасының төп призын Көләгеш мәктәбенә тапшырды

“Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 429 көн калып бара. Шушы вакыт эчендә без язмышы әлеге дәһшәтле еллар белән бәйле һәр райондашыбызны барлап өлгерергә тиеш“, – ди район башлыгы Валерий Макаров.

2011 нче елдан ТРна җәлеп ителгән туры чит ил инвестицияләренең күләме якынча 6 тапкырга арткан. Бу хакта бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов агентлык коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде. Чара 2013 нче елда эшчәнлек нәтиҗәсенә һәм агымдагы елга бурычларга багышланды.

Бәйрәм көннәре булу сәбәпле 8,9,10 март - (шимбә - дүшәмбе) көннәрендә Әгерҗе пенсия фонды идарәсе халыкны кабул итмәячәк.


4
март, 2014 ел
сишәмбе
2013 ел нәтиҗәләре буенча, муниципалитетлар тарафыннан индикаторлар башкарылу дәрәҗәсе 75,7 процент тәшкил иткә.
ТР Президенты Кырым Автоном Республикасында яшәүчеләргә ярдәм итәргә чакырды.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә “Имәнлек“ ял зонасында төрле милләт вәкилләре православие динендәгеләр белән бергә кышны озату һәм язны каршылау – Май чабуны бәйрәм иттеләр.
Инде хәбәр иткәнебезчә, быелның 1 январеннан Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү буенча яңа федераль дәүләт стандартлары гамәлгә керә башлый. “2014 ел тәрбиячесе“ бәйгесендә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары яңача шартларда  эшләргә әзер булуларын расларга омтылдылар.

2нче категорияле бүлекләр арасында барлык күрсәткечләр буенча да безнең ЮХИДИ экипажы кабаттан иң яхшысы дип табылды һәм 1нче урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International