ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2014 ел
дүшәмбе
4нче мәктәптә  “Ел укытучысы” конкурсының финал туры булды. Катнашучы 56 педагогтан 10сы финалга чыкты.
Җирле тоташтыруларга бәяләр уртача 5-5,5% артачак.  Тарифлар җирле телефон челтәрләренә керү өчен 10%ка кимиячәк, дип белдерә  республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Традицион “Мари чаңгы юллары” быел беренче тапкыр рус авылында була


28
февраль, 2014 ел
җомга
Һава торышы кинәт җылыту сәбәпле, түбәләрдән кар төшү куркынычы артты. Район башлыгы Валерий Макаров оешма-предприятие җитәкчеләре алдына кичекмәстән түбәләрне  кардан чистарту бурычын куйды.
2013 елда Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләре арасында иң югары хезмәт хакы эксплуатация локомотив депосы эшче-хезмәткәрләренеке булды. Аларда уртача хезмәт хакы 45455 сумга җитте. Эксплуатация вагон депосында уртача – 32375, торгызу поездында – 30906 сум.
9нчы балалар бакчасында “2014 ел тәрбиячесе“ традицион район бәйгесе узды.

Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында район Советы утырышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИН районда кече бизнесның 12 процент кына тәшкил итүен, кадрларга кытлык булуын, спорт объектлары җитмәвен тәнкыйтьләп үтте. “Еламаган балага имезлек бирмиләр, активрак, үҗәтрәк булыгыз“, – диде ул район җитәкчелегенә һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Быел район юлларын төзекләндерүгә 38 миллион сум акча тотылачак.

2 мартта 7 сәгатьтән  20 сәгатькә тикле Иж-Бубый бер мандатлы 1нче округ буенча Иж-Бубый авыл җирлеге Советы депутатын сайлаулар була  

1 мартта Май чабу бәйрәме кысаларында авыл җирлекләре спартакиадасы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International