ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2013 ел
җомга
3нче мәктәптә район күләмендә “Хәрби чакырылыш“ көне узды. Көзге чакырылышта солдат каешы буарга әзерләнүче 60лап егеткә район җитәкчеләре, хәрби комиссариат хезмәткәрләре хәер-фатиха бирде. 8 ноябрьдә беренче чакырылышта китүче унике егеткә повестка һәм район башлыгының истәлек бүләкләре тапшырылды.
“Безнең район ата-аналары арасында 2014 елның 1 январеннан балалар бакчалары өчен түләүләр артуы Казан, Чаллы шәһәрләрендәге кебек тавыш-гауга тудырмады. Ризасызлык белдерүчеләр булса да, нигездә, ата-аналар бөтен нәрсәгә бәяләр артып торганда сабые көне буе караулы, тамагы тук булсын өчен шартларның хаклары  күтәрелүне аңлыйлар.
60 яшь ир-егет өчен үткән тормыш юлына борылып карап, нәтиҗә ясар чак кына. Әһли ФӘЙЗУЛЛИН кебек һәр эштә актив, заман белән бергә атлаучы, энергияле, көчле рухлы ир-егеткә дөнья аты йөгәннәрен үз кулында тотарга да тотарга әле.
Август ахырында Исәнбайда 24 яшьлек Әлмир САБИТОВның чәчәк кебек гомере фаҗигале төстә өзелде. Бу олы хәсрәтне якыннары, туганнары, дуслары гына түгел, авыл халкы да бик авыр кичерде. Авыл җитәкчеләре, көрәш буенча тренер Рәшит Садыйков тәкъдиме белән көрәшче Әлмир истәлегенә узган атнада турнир узды.
Узган атнада район башлыклары өчен дүрт көнлек укулар оештырылды. Аларда Валерий Макаров та катнашты.

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
1 ноябрьдә Сара Садыйковага 107 яшь тулган булыр иде.  27 ел элек, 80 яше тулганда бакыйлыкка күчкән Сара ханым Садыйкова 65 елга сузылган иҗат тормышында 400 җырга, 30га якын спектакльгә, дистәләгән инструменталь әсәргә көй язган.
“Күләгәш, Ожбуй һәм Байтуган халкыннан авыл докторлары адресына беркайчан да зар-моң ишеткәнебез юк. Бу Ирина ВАСИЛЬЕВА белән Людмила ИВАНОВАның үз эшләренең осталары булуы һәм кирәк чакта төн уртасында да авыруга беренче ярдәм күрсәтергә чыгып йөгерүе, дөрес диагноз куеп, ашыгыч төстә дәвалау чаралары күрүе турында сөйли“, – диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин хезмәттәшләрен яңа бинага күченүләре белән котларга килгәч.
Тимер юлларда төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле, 28 октябрьдән 28 декабрьгә кадәр шәһәр яны поездлар хәрәкәте расписаниесе үзгәрде.
Башта икмәккә, аннан сөткә бәяләр артты. Хәзер йомырка хаклары да өскә үрмәли. Узган атнада Ижаудагы туганыбыз авылга кайткач: “Ишеттегезме, йомырканың дистәсе 80 сум була икән“ дип аптырашка калдырган иде.
2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга 556 көн калды. 1945нең язында илгә җиңү китергән ветераннар да районыбызда нибары 54 кенә калды инде. Җиңүнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә алар ... иде бит әле. Хөрмәтле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International