ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Авылга беренче генә тапкыр килгән кеше дә урамнарындагы чисталык-тәртипкә карап, аның хуҗасына бәя бирә ала. Район хакимияте каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышына Тәбәрле җирлегенә килгәч тә  җитәкченең оештыру сәләте авыл урамнарында ук күзгә ташланды.
Октябрь аенда районыбызның мәгариф учреждениеләре җитди сынау уздылар. 24 мәктәптә, 21 балалар бакчасында, балаларга белем бирү-савыктыру һәм мәктәптән тыш эшләр үзәкләрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаменты зур тикшерү үткәрде.
Көзге чакырылышта районнан 60 егет солдат каешы буачак. Армиягә алынучылар бер ел хезмәт итәчәкләр һәм Татарстан Хөкүмәте аларның һәрберсенә кәрәзле телефон тапшыра.  Бүген, 8 ноябрьдә, беренче китүче 12 егет, әти-әниләре, сөйгәннәре белән бер елга саубуллашып, олы юлга кузгалдылар.
Владимир Путин тәмәкегә бәйле тыюларны бозган өчен җәзаларны билгели торган карарга кул куйды. Бу закон быелның 15 ноябреннән гамәлгә керә. Штрафлар күләмен белсәң, бәлки синең дә тәмәкедән гайрәтең чигәр...
Каты куллы яшүсмерләребез узган атнада Казанда Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә унбер медаль яуладылар. Ә командалар арасында әгерҗелеләрнең беренчелеккә чыгуы аеруча сөенечле булды. Бу – армспорт белән шөгыльләнүчеләрнең тәүге тапкыр зур җиңүләре.

1
ноябрь, 2013 ел
җомга
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәреләчәк чараларга чакырабыз:
16 ноябрьдә “Ак Барс – Әгерҗе“ агрофирмасы Тирсә спорт комплексында шәхси-команда беренчелегенә көрәш бәйгесе уздыра.
Фотосурәттәге кардәшебез Хәдичә әби ХӘЛИУЛЛИНА күптән түгел изге Болгар җирләрендә булып кайтты. Ул – районыбызның иң өлкән әбисе. 9 августта 102 яшен тутырган Ак әби андагы үзгәрешләрне хәйран калып карап йөргән.
Соңгы вакытларда кибетләрдә йомырка, икмәккә генә түгел, сөткә дә бәяләр югары үрмәли. Хәзер майлылыгына карап сөтнең литрын 30-40 сум белән сатып алырга туры килә. Сөт бәясе югары үрмәләсә дә, халыктан сөт җыю бәяләре әллә ни үзгәрмәде кебек.
80 елдан артык бай тарихы булган, йөзләгән тимерьюлчылар әзерләп чыгарган,  бик күпләр телендә  яратып “фазанка“ дип йөртелә торган 27нче һөнәр училищесы хәзер Бөгелмә аграр көллиятенең Әгерҗе филиалы итеп үзгәртелде. Филиал белән җитәкчелек итү биредә 12 ел укыту-производство эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Рушания Волковага йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International