ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2013 ел
җомга
Бу язманы әзерләгәндә Горькийның „На дне” исемле әсәре искә төште. Чөнки тормыш сазлыгына батып баручы яки анда инде кереп чумган бомжлар проблемасы безнең Әгерҗене дә читләтеп узмый.
Район Мәдәният сараенда КВНчыларның ярымфинал уеннары узды.
ТӨЗЕЛЕШ. Быелның тугыз аенда районда 1136888 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Төзелеш оешмалары һәм халык тарафыннан 19429 квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Шуның 2112 квадрат метры – предприятиеләр, 17317 квадрат метры халык тарафыннан төзелгән. Гомуми мәйдан, узган елның шул чорына караганда, 3,9 процентка артык.
Бүген безнең районда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 82 бала фатир алу өчен чиратта тора. Ел ахырына кадәр шуларның 13енә фатир ачкычлары тапшырылачак.
Калинин урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр бу көнне түземсезлек белән көттеләр. Район башлыгы Валерий Макаров “йортыгызның тышкы ягын төзекләндергәннән соң ишегалдыгызда бәйрәм ясаячакбыз“ дип вәгъдә биргән иде. Әнә шул тантаналы бәйрәм чарасына олысы-кечесе җыелды узган шимбәдә.
Татарстанның җыелма командасына кертелгән  кул сугышы белән  шөгыльләнүче Әгерҗе яшүсмерләре  Ижауда узган Идел буе федераль округының 1 чемпионатыннан 55 медаль белән кайттылар. Нәтиҗәдә Татарастан командасы икенче урынга чыкты.
3нче шәһәр мәктәбе ашханәсе X Республика бәйгесендә җиңү яулады.
Күләгәш халкының күптән инде мондый шатлыклы, олы бәйрәмне күргәне булмаган. Авылда хәтта өлкәннәр дә  яңа социаль объектның соңгы тапкыр кайчан ачылуын хәтерләмиләр. Авыл уртасында  бер түбә астында клуб, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылуга...

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Әгерҗе районында эшли башлавына бер ел узып китте. Бу кыска гына вакыт эчендә зур эшләр башкару мөмкин булмаса да, бер елда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен ниләр башкарылган, алда нинди планнар бар? Рульне үз кулына алуына бер ел тулганда район башлыгы белән шулар турында сөйләшеп алдык.


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Сингапур вәкиле Чин Хуат Ган 1нче гимназиядә мәгълүмати-методик үзәк белгечләреннән имтихан алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International