Роспотребнадзор зурлар өчен көненә тоз куллануның физиологик нормасы 5 грамм тәшкил итүен искә төшерә - бер чәй кашыгы тирәсе. Су-минераль балансны саклау, нерв импульсларын үткәрү һәм мускулларның эше өчен организмга нәкъ менә шундый күләмдә тозлар кирәк.
“Ел тәрбиячесе” конкурсының район этабында җиңгән “Бәләкәч” 7нче балалар бакчасы педагог-тәрбиячесе Илнар Ринат кызы Хәкимова мартта Алабугадагы зона этабында Әгерҗе данын яклады. 23 тәрбияче арасында кискен көрәштә ул финалга чыкты һәм шушы көннәрдә Казанда узган иң җаваплы этапта үз көчен сынап карады.
Татарстанда ветераннар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгына 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңгырлы көннәргә карамастан, бүгенге көн безгә шатлык һәм чираттагы җиңү китерде, дип хәбәр итә Эльвира Нәбиева.
Роспотребнадзор поллиноз - агач һәм үләннәр серкәсенә аллергия реакциясе китереп чыгарган авыру булуын искә төшерә. Һавада аллерген-үсемлекнең серкәләре барлыкка килгән вакыт поллиноздан интегүче кешеләр өчен чын сынау була. Сезонлы аллергиянең төп чагылышлары - томау, борын салынуы, төчкерү өянәге, кызару, кабарыну һәм күз кабагы теше.
2019 елда Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча «Безнең ишегалды» республика программасы эшли башлады. Программа биш елга исәпләнгән. Бу елларда Әгерҗе районында күпфатирлы йортларның 35 ишегалды заманча төс алырга тиеш.
Татарстанда быел өч чүп-чар җыю станциясе төзелешенә керешәчәкләр. Бу хакта «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко хәбәр итә.
Сукбай этләр темасы халыкны әле дә борчый. Этләр аулау операторы да билгеле кебек, приюты да тиздән төзелә башлаячак...
Кичә, 8 апрельдә, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре техниканың һәм чәчү агрегатларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
"Форпост" үзәге активистлары өчен 4 нче мәктәп укучылары белән бергә ТР Әгерҗе районы Хәрби комиссариатына экскурсия оештырылды.