Футбол буенча Дөнья чемпионаты башланырга санаулы гына көннәр калып барганда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Алексей Колчин кулы астында шөгыльләнүче 12-13 яшьлек спортчылар Сочида узган ярыштан көмеш медаль белән кайттылар.
Пугачево ягыннан килгән шартлаулар нәтиҗәсендә, әгерҗелеләр паникага бирелделәр.
Казанда чаңгы ярышлары һәм биатлон Федерациясе чаңгы сезонын йомгаклауга багышланган еллык коллегия утырышында Әгерҗенең иң көчле чаңгычылары һәм аларның тренерлары хөрмәтләнделәр.
Тупларны кем бирәчәген ачыклау өчен, махсус бөтенроссия бәйгесе узды.
“Тирсә“ бүлекчәсе тракторчысы, Татарстанның атказанган механизаторы Тәлгать СИБАТОВ туган көнен ел саен басуда каршы ала. “Ә быелгысы аеруча истәлекле“, – ди тырыш авыл хезмәтчәне.
Тукай районында медицина хезмәткәрләре арасында спорт төрләре буенча зона спартакиадасы узды.
“Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Хезмәттәшем – Иж-Бубый авыл тарихы музее хезмәткәре Нурия Мәннапова белән бергә Казан шәһәренең 4нче кызлар гимназия-интернатында Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан “Татар хатын-кызлар мәгариф дөньясы: тарих һәи киләчәк” темасына уздырылган халыкара конференциядә катнаштым.
Кырындыдан Фирая-Альфред СОЛТАНОВлар ике ел эчендә кошлар санын да, яшь кошлар, кош итен һәм аларның йомыркаларын сатуны да күп тапкырларга арттыра алганнар. Моның нигезендә тынгысызлык, тырышлык, үҗәтлек ята. Алар бүген дә – эзләнүдә.
ТНВның максатчан грантын оту өчен көрәшүче Тирсә мәктәбе укучысы Алия Сибатова "Ватаным Татарстан" газетасаның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровтан интервью алды.