НТВ каналында старт алган “Ты супер! Танцы“ проектында якташыбыз – Шаршады авылы егете, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы биюче егет Влад КАРАБАНОВның да катнашуы – безнең өчен дә зур горурлык.
Район башлыгы Валерий Макаров быел язгы чәчү вакытындагы кебек урып-җыю чорында да фермерларга, техникасы булган авыл кешеләренә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларыннан алтын бөртекләрне җыеп алуда ярдәм итүләрен сораган иде.
10 сентябрьдә, якшәмбе, 10нчы, 12нче бермандатлы Әгерҗе, 5нче бермандатлы Азево, 3нче бермандатлы Кырынды сайлау округларында муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар уза.
Иж-Бубый авылының бер төркем яшьләре “Бубыйлар мирасы” оешмасы рәисе Искәндәр Җиhангәрәев җитәкчелегендә Себер тракты буйлап Сарапул шәһәренә җәяүле сәфәр кылдылар. Алар ике тәүлек эчендә сиксән чакрым юл үттеләр.
– Урамда салкын көз хакимлек итсә дә, кәефем бик яхшы. Моңа күптән түгел “ТМХ-Сервис“ ширкәте “Западный“ филиалының Яшьләр слетында катнашуым да сәбәпледер. “ЛокоТех“ компаниясе җитәкчелеге яшьләрне үстерүгә зур игътибар бирә һәм Түбән Новгородта узган әлеге чара да моны дәлилләде.
Ямурзада җәй башында ук авылдашлар арасында “Иң матур чәчәк үстерүче“ бәйгесе игълан ителгән иде.
Төзек, заманча авыл урамнары туп-тулы: оныкларын җитәкләгән ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар, дин кардәшләрен сыйларга мич ашларын ак сөлгегә төреп ашыгучы апалар, машиналарда җилдерүче ир-егетләр – Әгерҗе капкасы булган Кичкетаңда Корбан бәйрәме, Авыл һәм Изге чишмә көннәре уңаеннан уздырылган чараны чагылдыручы күренеш бу. Искиткеч гүзәл манзара!
(“Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте буенча)
“Нью-Холланд“ комбайнында
Алексей Красильников (Михаил Красильников) – 1396 тонна,
Районда урып-җыю эшләре кызу темплар белән дәвам итә.
Көчек мәктәбе укучылары өчен быелгы Белем бәйрәме аеруча истәлекле булды. Ул көнне белем йорты территориясендә спорт мәйданчыгы да ачылды.