Август аенда Әгерҗе районында 30 сабый дөньяга килде. Аларның 17се – малай, 13е – кыз.
Районда алтын бөртекләрне җыюның гына түгел, киләсе ел уңышына нигез салуның да кызган чоры. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырлары урып-җыю комбайннары белән бергә чәчү эшләре башкаручы тракторларның да гөрелтесенә күмелгән.
Әгерҗе районы Көчек авылы мәктәбе укучылары өчен – икеләтә бәйрәм узды. Биредә Белем көнендә республика программасы кысаларында төзелгән яңа спорт мәйданчыгы ачылды.
“Йортыбыздан ерак түгел Балалар иҗат йорты төзиләр. Әгерҗебез көннән-көн матурая. Күңелем матур үзгәрешләргә сөенеп туялмый“, – дип каршылады юбилее белән котларга килүчеләрне Саҗидә апа ХӘЕРОВА.
Зәйдә 14 спорт төрен берләштергән "Авыл яшьләре" республикакүләм унынчы җәйге спорт уеннары узды.
“Һәр көнебезне Аллага шөкер дип башлыйбыз. Тормышыбыз җитеш, ил-көннәр тыныч, балаларыбыз үз ояларын кордылар, гомер көзенә парлашып керәбез“, диләр Тирсәдә яшәүче Гүзәлия–Габдулла МИННӘХМӘТОВлар.
Район башлыгы Валерий Макаров район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинны һәм барлык мөселманнарны олуг бәйрәм – Корбан гаете белән котлый:
Девәтернә авыл җирлегендә Республика көне уңаеннан Татарстан флагы тасмалары таратылды.
30 август – Республика көнендә яңгыр яву сәбәпле, бәйрәм чаралары 1 сентябрьгә күчерелгән иде.
Район Мәдәният сарае каршында эшләп килүче Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле кичә – Республика көнендә Казанда “Уйнагыз, гармуннар“ фестивалендә катнашты. Әлеге фестиваль быел 34нче тапкыр узды.