ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

9 август көнне “ТНВ” каналында “Манзара” тапшыруын алып баручы Кырынды кызы Ландыш Хөсәенова икенче тапкыр әни булды.

Тигран АГАДЖАНЯН исеме күпләргә яхшы таныш. Аның җитәкчелегендә районда бик күп социаль объектлар төзелә һәм төзекләнедерелә.

 

Тимерьюлчылар көне алдыннан тимер юл предприятиеләре арасында үткәрелгән шахмат турнирында эксплуатацион вагон депосында вагоннар караучы-тикшерүче булып эшләүче Раил ЛАТЫЙПОВ беренче урынга лаек булды. Бу җиңү очраклы түгел, чөнки спортның бу төренә мәхәббәт аны гомер буе озата килә.

 

Бу көннәрдә Мөслимдә республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары уза.

“Өмет“ халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар китапханәсе белән берлектә “Өчкүзлеләр иле“нә сәяхәт булды.

Әгерҗедә узган “Пчелино” республика экофестивале быелгы чараларның иң баллысы булып тарихка кереп калыр, мөгаен.

 

Россия  Федерациясенең 7-нче чакырылыш Дәүләт Думасы беренче эш елын тәмамлады. Кадерле дуслар, сезне кыскача аның йомгаклары, закон чыгару эшчәнлегенең нәтиҗәләре, бергә башкарган уртак эшнең иң төп казанышлары белән таныштырып китәсем килә.

Республика бәйгесе алдыннан районда узган “Автоледи“ “репетиция“ булды, диләр анда катнашкан машина йөртү осталары.

 


11
август, 2017 ел
җомга

Быелгы җәйдә ТР Аграр яшьләр берлеге инициативасы белән Татарстанның өч районында өч төрле фестиваль уздыру планлаштырылган иде. Аның берсе – “Сенофест“ – июль ахырында Зәйдә үтте. “Скорлупино“ дип аталганы алдагы атнада Питрәчтә булачак. Ә бу атнаның шимбәсендә Әгерҗе ипподромында – республикакүләм “Пчелино“.

Иске Чекалда авылында гомер кичерүче Александр Вохмин 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International