“Узган ел беренче тапкыр төп комбайнчы буларак туган як кырларыннан уңыш җыеп алуда районда өченче урынга чыккан идем. Быел да әлеге мөһим кампаниягә старт бирелүгә үк үз алдыма “сынатмаска“ дигән бурыч куйдым“, – ди “Биектау“ бүлекчәсенең иң яшь комбайнчысы Алексей КРАСИЛЬНИКОВ.
Җәйге каникулның соңгы ае да узып бара. Ә без аның үткәнен сизмәдек тә. Чөнки быелгы ялыбыз күңелле вакыйгаларга, маҗаралы хәлләргә бик бай булды.
“Кировский“ ТИҮе “Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе“ республика бәйгесендә ярты миллион сум грант отты.
Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында мәктәпләргә 17,5 мең ноутбук тапшырылганлыгын, тагын 11 меңне бирәсе калганлыгын хәбәр иттеләр.
(“Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте буенча)
“Нью-Холланд“ комбайнында:
Девәтернә мәктәбенең география укытучысы Илдус Шәйхетдинов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган “Оста мөгаллим“ бәйгесендә җиңү яулады.
– Узган ел Төркиянең Евразия Язучылар берлеге IV Халыкара Мәхмүд Кашгари исемендәге хикәяләр бәйгесе игълан иткән иде. Мин анда “Сөйли, сагына, җырлый торган материя...“ исемле хикәям белән катнаштым. Татарстан буенча беренче урынны язучы Ркаил Зәйдулла алган, ә мин икенче урынга лаек булганмын.
Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды.
Бөтендөнья татарларының алтынчы съезды һәр делегат күңелендә җуелмас эз калдыргандыр. Минтимер Шәрип улы әйткәнчә, “бер күрешү – үзе бер гомер“ бит.
Салагыш фермеры Марат МӨХӘММӘДИЕВның көзен бодай чәчелгән мәйданнарында эш кайный бүген. Фермерның да кәефе яхшы, комбайнчылар да дәртләнеп эшлиләр. Сөенмәслек тә түгел шул: бер гектар мәйданнан 37 центнердан артык бодай суктыралар биредә.