“Ялгызы дүрт бала үстергән әтием мин 8 сыйныфны тәмамлагач, кызым, син Алабугага ФАШка (фельдшерлык-акушерлык училище) бар, кешеләрне дәваларсың“, дигән иде. Әмма укытучыларым минем сигезенчедән соң китүемә каршы булдылар.
Район Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды.
“Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе каршында эшләүче “Эколята“ оешмасындагы яшь табигать сакчылары белән бергә Иж елгасының сусаклагыч зонасын чистарту буенча өмә уздырдылар.
Моңа кадәр Әгерҗедә җәмәгать бәдрәфе булмауга бәйле канәгатьсезлек сүзләрен халыктан еш ишетергә туры килде.
Бу атнада авыл хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә старт бирелә. Быел әлеге кампания аеруча киеренке шартларда узачак.
15 июньдә Казанның теннис академиясендә республикакүләм ифтар узачак. Баштарак ул, традиция буенча, “Казан-Арена” стадионында узар дип ниятләнелгән иде, Конфедерацияләр Кубогы узу сәбәпле, аның урынын алыштырырга мәҗбүр булдылар.
Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның математика, рус теленнән мәҗбүри имтиханнары төгәлләнде. Хәзер алар үзләре сайлаган фәннәрдән сынау тапшыралар.
Быел республикада 1411 кеше, шуларның 362се – балалар, талпан кадалып медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән инде. Безнең районда 27 кеше (12се – балалар) хастаханәләргә урман бетен алдыру максатыннан килгән. Әлегә талпан инфекциясе белән зарарлану очраклары теркәлмәгән.
Менә җәй җитте. Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш елмая. Бал кортлары чәчәчкләрдән бал җыялар. Төрле күбәләкләр шул чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый. Табигатьматурлана. Балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Алар җәйне бик яраталар, чөнки җәен алар ял итәләр, мәктәп каршында эшләүче лагерьларга йөриләр.
Махсус комиссия үз эшен “Агро-Кама” ширкәтенең “Тирсә” бүлекчәсе басуында тезелеп куелган техниканы тикшерүдән башлады.