Таңнан торып эшкә чапканда килеш-кыяфәтеңне тәртипкә китерүе бик үк җиңелдән түгел. Явыз көзге әллә нинди куркыныч кадрлар гына күрсәтә: кичтән юган чәч йоклаганда үзенчә ятып тыңламаска әйләнгән, күз кабаклары шешенгән... Йокы туеп җитмәгәнлектән, кәеф тә чамалы бит әле. Һәркемгә таныш күренештер бу. Саулыгың, күңел халәтең нинди булуга карамастан, ничек әче таңнан матур да, кәефле дә булырга, көнеңне елмаеп башларга?
1 март көнне “Россия” телеканалында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан фильм күрсәтәчәкләр.
Узган атнада Әгерҗегә визиты барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Күләгәштә бүгенге көндә дә утын ягып җылытыла торган мәктәп урынына яңасы төзеләчәге турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерде.
Быел “Мари-лыжня” чаңгы ярышлары спорт сөючеләрне Кам.Ключ авылына җыйды. Ул чаңгы ярышлары гына булып калмыйча, чын күңел ачу бәйрәменә әверелде.
Барҗы-Пельгада яшәүче Габделфаяз абый Галиевка 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме һәм Ватанны саклаучылар көне белән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев котладылар. Мөхтәрәм сугыш һәм тыл ветеранын котларга якыннары да җыелган иде
“Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Россия күләмендә уздырылучы “Юл йөрү куркынгычсызлыгы мәктәбе. Буыннан – буынга“ бәйгесенә кушылдылар.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне без туган илебезгә Җиңү китергән мөхтәрәм сугыш ветераннарын, Россия армиясе сафларында хезмәт иткән һәм әлеге вазифаны хәзерге вакытта үтәүче якташ егетләрне, Ватан сакчысы дигән исемне горур йөртүче хәрбиләрне зурлыйбыз. Бәйрәм уңаеннан ир-егетләр белән солдат тормышын искә төшердек.
Ерак юлдан бер айдан артык йөреп кайткан “дальнобойщик“ авылдашым Илшат ТУКМАНОВны урамда очратуга күңелемә шушы авыр да, катлаулы да юл үтүче батыр, кыю ир-егетләр турында язма әзерләү уе килде.
Бу көннәрдә йөздән артык райондашыбыз газиз әти-әнисеннән, туган йортыннан читтә солдат хезмәте бурычын үти. Алар нинди гаскәрләрдә хезмәт итәләр, солдат ролен үтәү авырмы, туган як сагындырамы? Бәйрәм алдыннан солдат каешы буган якташларыбыз белән телефон аша элемтәгә кереп шушы сорауларга җаваплар алдык.
Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә тренер булып әле беренче елын гына эшләүче Грайр Аракелян шәкертләре матур уңышлары белән сөендерәләр.