Мәскәүдә 14-21 яшьлекләр арасында Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында безнең районның каты куллы кызларына да бәхет елмайды.
Чын-чынлап ут борчасы инде бу Шамил. Әле генә сумкасын асып мәктәптән кайтып килә иде. Кай арада тамак ялгагандыр, чаңгыларын киеп урамга чыгарга да өлгергән. Артыннан җилләр генә уйнап кала Шамилнең.
Биектау районында 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге һәм “Сабантуй“ журналы призына көрәш турниры төгәлләнде.
Актаныш районында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы төгәлләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе дә катнашты.
Узган атнада районда «Чаңгы юллары» акциясенә ике меңгә якын райондашыбыз кушылды. Шуларның бер меңгә якыны – мәктәп укучылары, калганнары – оешма-предприятие коллективларыннан спорт сөючеләр һәм ветераннар иде. Катнашучыларның күплеге белән әлеге акция быел рекордлы булды, диләр оештыручылар.
1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә, шул исҗптән Әгерҗе районы белем бирү йортларында, «Табигать дәресе» узачак. Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бертуган Искәндәр, Марат, Булат Җиһангәрәевларның 80нче елларда Иж-Бубый мәктәбендә директор булып эшләгән әтиләре Рөстәм Әнвәр улы истәлегенә шахмат турниры уздырулары күркәм традициягә әйләнде. Быел әлеге турнир дүртенче тапкыр үтте.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә шәһәр яны тимер юлында уңайлыклар тудыру максатыннан “Содружество“ пассажир компаниясе яңа төр хезмәт күрсәтергә планлаштыра.
Алия исеме гарәпчәдән “кыйммәтле” дигәнне аңлата. Сәхрә кызы Алия ӘХМӘТҖАНОВАга бу исемне бик тә белеп кушканнар. Татар кызларына хас булырга тиешле бик “кыйммәтле” сыйфатлар бар анда: тыйнаклык, уңганлык, итагатьлелек, игътибарлы-ихтирамлылык, сабырлык, гүзәллек...